Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган атна вакыйгалары

Кичә, 28 декабрьдә, районның Төп чыршысын ачу тантанасында Яңа елга учреждениеләрне иң яхшы бизәү конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Бу хакта тәфсилләбрәк - газетабызның яңа елдагы беренче санында.
23 декабрьдә Казанда Яңа ел алдыннан үткәрелгән ярминкәдә ит (сыер, дуңгыз, куян, кош-корт ите), сөт, сөт продукцияләре һәм икмәк-күмәч әйберләре (1 млн. 360 мең сумлык) сатылган. 26 сәүдә ноктасы һәм бер җәмәгать туклануы эшләгән.
Укучыларның бөтенрәсәй олимпиадаларының муниципаль этабынды Зирекле лицееннан 15 укучы югары нәтиҗәләргә ирешкән. Алар 21 мәртәбә җиңүче булганнар, шулай ук 11 призлы урын яулаганнар. Яңа ел тамашасында лицейда әлеге укучыларга уку өчен кирәкле товарлар сатып алуга сертификатлар тапшырылган. Лицейда сәләтле укучыларга ярдәм күрсәтү традициягә әверелгән: инде менә өченче ел эшмәкәр Э.Г. Идиятуллина аларга химая ярдәме күрсәтә.
"Сосновка" чаңгы базасында ("Факел" балалар сәламәтләндерү лагеры белән янәшә) тантаналы төстә кышкы сезон ачылды. 2 гыйнвардан башлап һәм һәр көн саен база үз эшен башлап җибәрәчәк. Чаңгы юлы инде әзер, трасса яктыртылган, шуңа күрә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шуарга мөмкин. Базада чишенү бүлмәсе һәм буфет бар.
Яңа Чишмә һәм район авылларында яшәүчеләрнең барысын да чакырып калабыз!
27 декабрьдән 7 гыйнварга чаклы РМЙ каршындагы мәйданда балаларны һәм зурларны "Кыш бабай резиденциясе"нә чакыралар. Сезне уеннар һәм Кыш бабай белән төрле тамашалар, яңа ел чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән, урамда уен-көлке, Кар кызыннан күчтәнәчләр, Кыш бабайга теләкләр теләп хат җибәрү, Яңа ел фотосессиясе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев