Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вера һәм аның курчаклары

Яңа Чишмәдә яшәүче Вера Скокова-иҗади кеше, ә кул эше белән 12 яшьтән бирле шөгыльләнә. Кул эшенә аны әбисе Евгения Захаровна өйрәткән. Кечкенәдән оныгына тегү, бәйләү, бизәү кебек эшләргә теләк һәм кызыксыну тәрбияли. 7 сыйныфта ук Вера үзенә итәкләр, пиджаклар, жилетлар тегеп, мәктәпкә киеп йөргән.


Вера үзен белгәннән бирле беркайчан да кул эшләрен ташламаган. Буш кул белән утырырга яратмый, аның куллары һәрчак ни дә булса эшләргә, хәрәкәт итәргә тиеш, ди. Хәтта телевизор артына утырганда да кулларына энә яки бәйләү крючогы ала, нидер бәйләргә керешә.
Өч ел элек Верада берәр яңа нәрсә ясау теләге туа. Һәм ул курчаклар ясау кебек кызыклы иҗат төре белән мавыга. Башта ул бәйли, аннан шуңа мамык тутыра, күләмле генә фигуркалар килеп чыга. Әлбәттә, курчак киеменең модельеры һәм тегүчесе дә үзе була. Быелгы җәйдән «оек тукыма» дип аталган яңа курчак ясау алымын үзләштерә. Курчакның башын ясау җиңелрәк булсын өчен, капрон колготкаларны кисеп, шуңа холофайбер яки синтепон тутыра. Капрон ике яктан бәйләнә - курчак башы килеп чыга. Аннары энә һәм җепләр ярдәмендә бит детальләре: яңаклар, борыны, колаклар, ияк ясала.  Натураль төстә булсын өчен пудра, иннек сөртелә. Моңа, әлбәттә, Вера үз косметикасын жәлләми. Бер генә курчак та башкасына охшамас, хәтта һәрберсенең елмаюы һәм карашы да төрле. Вераның каркас курчаклары да бар, тимерчыбыктан нигезе ясала, аннары синтепон белән чорнала, поролон тутырыла, капрон белән тартыла. Курчаклары шактый зур: буе - 25-40 см.
Вера һәр буш минутта шул эш белән шөгыльләнә. Бигрәк тә ял көннәрендә, йорт эшләрен эшләгәннән соң, кич белән кичке сәгать 7 дән 10 га кадәр, хәтта төшке ял вакытында да нинди дә булса өлешен яки каркасын ясарга өлгерә. – Бу минем яраткан шөгылем, ул мине тынычландыра, рухландыра, кәефне күтәрә. Кичен ирем телевизор карый,  мин - аның янәшәсендә, курчакның кулларын яки аякларын ясыйм. Ул минем мавыгуымны хуплый, менә дигән матурлык килеп чыга бит. Чыннан да, курчаклар кибетнеке шикелле. Юк, күпкә яхшырак!
- Эш процессында мин алар белән сөйләшәм. Яхшы кәеф белән эшкә керешәм. Югыйсә берни дә барып чыкмый. Кәефем булмаса, мин эшкә алынмыйм да.  
Вера йөздән артык курчак ясаган инде. Тик хәзер өендә әле күптән түгел генә эшләнгән сигезесе генә бар. Аның уенчыклары озак тоткарланмый: ул аларны оныкларына, сеңелләренә, башка туганнарына, дусларына, танышларына, хезмәттәшләренә бүләк итә - туган көн, Яңа ел, 8 Март уңаеннан һ.б. Һәр курчакның үз прическасы, күлмәге, баш киемнәре һ.б. уйлап табылган. - Башта, әлбәттә, интернетта мастер-класслар карадым, - ди ул, - тик хәзер тәҗрибә бар, барысын да үзем уйлап чыгарам.
Яңа ел символы - тычканны дүртенче сыйныфта укучы оныгы Лена белән бергә ясаганнар. Бик матур килеп чыккан. Хәзер исә бу уенчыкны ясарга оныгы Артем да заказ биргән (ул әле балалар бакчасына гына йөри). Ә “табиб Айболит”ны аның өчен Вера ясаган инде.
Чиратта булачак шедевр – Дашенька исемле курчак, аны Интернеттагы оригиналы буенча ясарга ниятли. Икенче оныгы Даша шулай тели икән. Шуңа күрә курчакны инструкция буенча ясаячаклар.  Кыскасы, уенчыклардан Верага ял итәргә ирек бирмиләр, әмма моңа ул бик шат кына. Аның барлык эшләнмәләрен вераның  "Вк" дагы битендә карарга була.  
Вера Скокованың мастер-классын газетабызның You Tube каналында карагыз.


Ольга ИВАНОВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев