Реклама
Җәмгыять
Хәерле юл, сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
26 июньдә Яңа Чишмәдә укучыларның мәктәп белән хушлашу тантанасы узды.
Бәйрәмгә затлы автомобильләрдә килгән тантана сәбәпчеләрен аларның әти-әниләре, укытучылары, туганнары, дуслары каршы алды. РМЙ каршындагы кызыл сукмактан атлап килүче һәр чыгарылыш сыйныфын көчле алкышларга күмделәр: алар артыннан Яңа Чишмә гимназиясе, Черемухово, Ленино, Шахмай, Яңа Чишмә мәктәпләре, Зирекле лицеенда белем алучы укучылар атлады. Район үзәге мәктәпләрендәге чыгарылыш районның 40 еллыгы — юбилей чыгарылышлары: гимназиягә — 90, ә урта мәктәпкә — 20 ел.
Һәр сыйныфны чараны алып баручылар иң югары эпитетлар белән бүләкләп тәкъдим иттеләр: аларның барысы да талантлы, шаян, тапкыр, спорт сөючән, креатив, энергияле һәм сөйкемле, кызыксынучан һ.б. Аларның сыйныф остазлары да искиткеч, болар — Сиринә Шакирҗанова, Ольга Клюшкина, Светлана Арбузова, Ләйсән Малолеткова, Алсу Шәйхетдинова, Люция Шакирова Любовь Логинова.
Чыгарылыш кичәсе — һәр мизгелдә менә дигән матур бәйрәм! Күңелгә үтеп керерлек сүзләр, чын хисләр һәм чын бәхет хисен тою — бу мизгелдә вакытны туктатырга һәм мондый тойгыларны кабат үзеңнән кичерергә телисең!
Чараны бал дип ни өчен атыйлар соң? Чөнки монда бииләр! Гимназияне тәмамлаучылар аны матур вальс белән башлап җибәрделәр һәм бәйрәмдә биюләр шактый булды: әти — әниләре белән күңелгә үтеп керерлек бию дисеңме, энергияле яшьләр биюе — барысы да булды. Җырлар да байтак яңгырады: саубуллашу һәм киләчәктә яхшы өметләр турындагы җырлар. Россия һәм Татарстанның патриотик гимннарына кушылып та җырладылар.
— Сез актив, энергияле, киләчәк тормышка яңа планнар белән тулы яшь кешеләр, — диде укучыларга мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина. — Ирешкәннәрегездән генә беркайчан да тукталмагыз, иң яхшысы булырга тырышыгыз. Сезгә зур өметләр багланган, чөнки сез безнең районның, Татарстан Республикасының, илнең киләчәген тормышка ашырырга тиеш. Сезгә тугры дуслар, көч һәм сабырлык, яңа үрләр яулау, яңа тормыш юлында уңышлар гына юлдаш булсын!
Ул укытучыларга профессиональлеге, иҗади хезмәте, һөнәренә тугрылыгы һәм укучыларга карата зур хөрмәте өчен рәхмәт белдерде.
Котлаулар һәм үгет-нәсыйхәтләр эстафетасын район башлыгы Вячеслав Козлов алды. Ул әтиләрчә кайгыртучанлык белән укучыларны билгеләнгән максатларына ирешүләрен, илебезнең лаеклы кешеләре һәм патриотлары булуларын теләде. — Тырыш хезмәт һәм ныклы белем белән генә теләгән нәрсәгә ирешеп була. Мин ышанам, сездә барысы да килеп чыгачак, ә без сезне югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаганнан соң, туган якка кайтуыгызны көтәбез.
Ул укытучыларга, ата-аналарга балаларны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Имтиханнарда күп балл җыйган укучыларны котлады, аларның исемнәрен һәм казанышларын санап чыкты, мондый чыгарылыш укучылары белән горурланырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
Быел «Укуда аерым уңышлары өчен» медальләренә 11 кеше лаек булган. Район башлыгы аларга кызыл тышлы аттестатлар, ә әти-әниләренә Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Аннары аттестатларны сыйныфны тәмамлаучы башка укучылар да алды.
Ольга Карпова әти-әниләр исеменнән иң изге теләкләр белән чыгыш ясады:
— Мәктәп — бу искиткеч юл иде! Бүген сез мөстәкыйль тормыш юлына аяк басасыз. Сезнең һәркайсыгыз бик уникаль, һәркемнең үз юлы, үз хыяллары, уйлары, уңышлары бар. Тормышта иң мөһиме — үзегезгә ышаныч булу! Үз максатыгызга ирешегез һәм хаталар ясаудан курыкмагыз — хаталарда өйрәнәләр. Онытмагыз — сез иң яхшы, уңышлы, бәхетле кешеләр! Сез — безнеке, сез — Яңа Чишмә районыннан!
Чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Влада Исаева әти-әниләргә рәхмәт сүзләре белдерде, бик матур җыр башкарды, ул җырлаганда әниләрне һәм әтиләрне тантана сәбәпчеләре вальска чакырдылар. Мондый матур музыкаль бүләкләр чыгарылыш кичәсендә бик күп иде.
Ниһаять, кульминация мизгеле килеп җитте — чыгарылыш укучылары һавага үз теләкләре һәм хыяллары язылган зур ак шарларны очырып җибәрделәр.
Финал җыры, фотосессия һәм Яңа Чишмәнең төп урамы буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының традицион йөреше символик рәвештә яңа ачышлар һәм казанышлар белән тулы олы тормышка бару юлы кебек тоелды. Алда аларны бәйрәм кичәсе һәм чыгарылыш кичәсенең иң романтик, матур һәм күпьеллык традицияләренең берсе — бергәләп таң атуын каршылау көтә иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев