Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәерле юл, сезгә, укучылар!

Яңа Чишмә урта мәктәбендә унберенче сыйныфны – 7, тугызынчы сыйныфны 37 укучы тәмамлый

Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейка 24 майда узды.  Бу көнне балаларны котларга әти-әниләре, укытучылары һәм район хакимияте вәкилләре килгән иде.

- Бүген 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен аларның соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев. - Балаларның балкып торган күзләрен һәм елмаюларын, ә әти-әниләрнең йөзләрендә бәхет чаткыларын күрү сөендерә. Бүген сез тормышыгызның җиңелләрдән булмаган бер этабын тәмамлыйсыз, ләкин алда үз максатларыгызга ирешү өчен әле бик күп эшләргә кирәк. Алда сезне якты киләчәк һәм матур тормыш көтә. Сез, һичшиксез, үзегез кем булырга теләгән кеше булырсыз. Мин сезгә чын күңелдән хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Хәерле юл, сезгә, чыгарылыш укучыларыбыз!

 Чыгарылыш укучыларын мәктәп директоры Ольга Лазарева да котлады: «Кадерле укучылар, бүген сез тормышыгызның иң мөһим этабын тәмамлыйсыз. Хәзер сезне төрле юллар, кызыклы вакыйгалар көтә. Ә әлегә сезнең имтиханнарны тапшырасыгыз бар», - диде. Ул барлык чыгарылыш укучыларына имтихан вакытларын уңышлы уздыруларын, лаеклы баллар туплауларын теләде.

Тантаналы линейкада уку отличниклары, олимпиадаларда һәм спартакиадаларда җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләп үтте. Мәктәптә алар байтак һәм укучыларның һәркайсына грамоталар тапшырылды, ә аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Бу тантаналы көнне ата-аналар исеменнән мәктәп коллективына ата-аналар комитеты рәисе Елена Патрикеева чын күңелдән рәхмәт белдерде:

«Сезнең авыр хезмәтегез, балаларыбызга биргән белемнәрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Акыллы киңәшләрегез, ярдәмегез, түземле булуыгыз һәм игелегегез өчен рәхмәт. Чын күңелдән сезгә сабырлык, лаеклы һәм рәхмәтле укучылар, яңа һөнәри казанышлар телибез».

11 сыйныфны тәмамлаучыларның сыйныф җитәкчесе Алинә Рамазанова безгә үзенең укучылары турында болай диде:

«Минем чыгарылыш сыйныф укучыларым хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торалар.  БДИда математика, инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты буенча югары балларга ирешерлек берничә укучы бар. Барысы да диярлек һөнәр сайлау турында карар кабул иткән: укытучы, тәрҗемәче, дизайнер, юрист булырга теләүчеләр бар. Бу энтузиастлар сыйныфы иде.  Бездә егетләрнең булмавына карамастан, бу җиде кыз күңелсезләнеп тормады - бер-берсе белән үзара дус һәм тату булдылар».

Ә кызлар болай дип сөйләделәр:

«Башта без 17 укучы идек, ләкин югары сыйныфларда 7 кыз гына калдык. Әлбәттә, малайлар булмаганга, кайвакыт күңелсезрәк иде, ләкин моның өстенлеге дә бар: дәресләр вакытында класста тынлык хөкем сөрде һәм бу продуктив эшкә этәрде.  Без бәхетле: безнең менә дигән сыйныф җитәкчесе бар! Өстәвенә, без «Беренчеләр хәрәкәте»ндә  дә катнашырга өлгердек, гәрчә ул күптән түгел генә барлыкка килгән булса да. 

Мәктәп коллективына, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм  аларның туган мәктәбен онытмаска дип биргән вәгъдәләре бу тантаналы чарада иң дулкынландыргыч мизгелләр булды. Әти-әниләр белән вальс бию һәм хушлашу уңаеннан әйтелгән чыгышлар барысын да бераз моңсуландырды.

Әгәр дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның тагын ике ел мәктәптә укуны дәвам итү мөмкинлеге бар икән, ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы җиде кызның мондый мөмкинлекләре юк. Ләкин алар монда берничә елдан соң педагоглар ролендә кайта алалар, яки бу мәктәпкә үз балаларын алып килә һәм аларны укыткан укытучылар кулына тапшыра алачаклар. 

Тантана чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхетле, озын гомер, якты һәм игелекле юл теләкләрен җиткереп, соңгы кыңгырау чыңлатып тәмамланды.
Фото астында: Менә дигән җиде чыгарылыш сыйныф кызлары һәм сыйныф җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев