Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй туегыз белән, “Тургай“!

Тубылгы Тау "Тургай" балалар бакчасына йөрүче кызларны һәм малайларны җирле мәктәп бинасына (бер өлешенә) күчереп, аларга өй туе үткәреп, балаларга яңа елга бик яхшы бүләк ясаганнар.

Балалар бакчасын ачу тантанасына мәртәбәле кунаклар - район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев, сугыш ветераны Хәниф Зариповлар килгән иде. Балалар бакчасы мөдире Нәфисә Хөсәеновага символик ачкыч тапшырылды. Һәрберсе балалар бакчасы хезмәткәрләренә, анда тәрбияләнүчеләргә һәм балаларның әти-әниләренә үз теләкләрен җиткерде. Аерым алганда Вячеслав Козлов балалар өчен, аларның яхшы шартларда тәрбияләнәчәкләренә барысы белән бергә сөенүен белдерде.
Сүз Хәниф ага Зариповка бирелде, ул барысына да тыныч күк йөзе теләде һәм моңлы итеп азан әйтте.
Кайгыртулары, игътибар күрсәтүләре һәм яратулары, яңа елда зур бүләк ясаганнары өчен балалар зурларга үзләренчә рәхмәт белдерделәр.
Алар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
Балаларның әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре дә шундый бүләк ясаганнары өчен әлеге эшкә өлешләре кергән бар кешегә дә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кунаклар ике төркемне дә карап йөрделәр, анда бик җылы һәм якты, яңа җиһазлар да бүлмәләргә ямь биреп тора. Александр Еронтьев сүзләре буенча, бу матурлыкларга мәктәп бинасының бер өлешен реконструкцияләү һәм косметик ремонт ясау аркасында ирешелгән. Барлык эшләр дә район бюджеты акчалары хисабына башкарылган: 4 млн. сумга якын акча сарыф ителгән, шулай ук өстәлләр һәм башка кирәкле әйберләр сатып алынган.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев