Яңа Чишмә эшмәкәрләре медикларга хәйрия ярдәме күрсәткән
Җәмгыять

Яңа Чишмә эшмәкәрләре медикларга хәйрия ярдәме күрсәткән

Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре һәм фермерлары район үзәк хастаханәсенә ярдәм күрсәтү өчен 100 мең сумнан артык акча җыйганнар.

- Мондый игелекле кешеләргә без бик рәхмәтле, - ди РҮХ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. - Бу акчаларга контактсыз термометрлар, дезинфекция чаралары, шулай ук күп тапкырлар куллану өчен 30 комплект махсус медицина костюмнары сатып алыначак.
- Бу безнең барыбыз өчен дә авыр вакытта, шул исәптән эшмәкәрләр өчен дә, алар безнең медиклар өчен кирәк-яракларга шактый акча җыя алганнар.
- Район җитәкчелеге мондый ярдәм күрсәткән бизнес вәкилләренә чиксез рәхмәтен белдерә, - дип ассызыклады район башлыгы Вячеслав Козлов.
Менә безнең медикларга иганә ярдәме күрсәтүчеләрнең исемнәре: «Козлова М.И.» КФХ, «Слобода» ҖЧҖ - КМС заводы, Козлов Е.В., Мухитов Р.А., Мишагин А.В., Карташов Ю.М., Вәлиуллин Р.Н., Азарян Э.В., Арутюнян В.С., Карпов А.М., Тухтаманов В.Г., Попков В.А., «Козлов В.А.» КФХ, «Козлов А.Е.» КФХ.

 


Нет комментариев