Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районыннан сугыш ветеранын 97 яшьлек юбилее белән котладылар

Красный Октябрь поселогында яшәүче Иделбай Макишев туган көне белән котлаулар кабул итте

«Авылым ветераны!» җирле партия проекты кысаларында Яңа Чишмә партиячеләре сугыш ветеранын шушы истәлекле көн белән котладылар. Бу хакта Яңа Чишмә муниципаль район сайты хәбәр итә.

Ветеранга кунакка «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Зөлфия Бикбова һәм Красный Октябрь башлангыч бүлекчәсе секретаре, авыл җирлеге башлыгы Владимир Захаровлар килде. Алар ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләп, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Иделбай Макишев хәзерге вакытта туганнары белән яши. Ветеран үзе йөри алмаса да (инвалид коляскасында йөри), ул тормышка карата оптимистик карашта һәм шаяртырга ярата. Иделбай бабай бүләкләр өчен кунакларга рәхмәт белдерде һәм йөзгә кадәр яшәргә вәгъдә бирде. Шулай булсын, теләге тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев