Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә минераль су чыганагы төзекләндерелә

Чыганактагы су минераль шифалы су төренә керә.

Сусыз тормышны күз алдына да китереп булмый, чөнки ул көндәлек туклану рационына керү генә түгел, ә күп кенә авырулардан дәвалау чарасы да. Сәламәтлек, әлбәттә, суның сыйфатына һәм составына, шулай ук аны дөрес куллануга турыдан-туры бәйле. Минераль чыганак - ул сәламәтлек һәм озын гомерле булуның нигезе.

Мондый чыганак Яңа Чишмә авылында бар. Аның тарихы 1970 нче еллардан, Яңа Чишмә җир асты байлыкларын - нефть булу-булмауга геологик тикшерү алып барганда башланган. Бораулаганда нефть табылмаган, ә су чыга башлаган һәм скважинаны япканнар.

Әмма берничә дистә елдан соң, ә нәкъ менә 2018 елда чыганак тышка бәреп чыга. "Шешмаойл" АҖ нефтьчеләре үз инициативалары белән су пробаларын геологиянең Үзәк фәнни-тикшеренү институтына алып баралар.

Институт бәяләмәсе буенча, чыганактагы су табигый минераль эчәргә яраклы шифалы су рәтенә керә («Ижевский шифалы су» төркеменә). Су барлык таләпләргә җавап бирә һәм эчәргә яраклы дип тәкъдим ителә, шулай ук аны минераль эчә торган шифалы су сыйфатында промышленность дәрәҗәсендә агызуга (тутыруга) нигез булып тора.

Суны ашкайнату, гастрит, ашказаны җәрәхәте, бавыр, ашказаны асты бизе, сидек чыгару юллары, эчәклек авыруларын дәвалаганда кулланырга мөмкин.

Яңа Чишмә районы җитәкчелеге минераль чыганакның файдалы үзлекләре турында нәтиҗә алганнан соң, территорияне төзекләндерергә һәм аңа керү юлларын ясарга карар кыла.

Агымдагы елда 200 мең сум күләмендә «РИТЭК» гранты акчасына чыганак янында беседка төзелә, эскәмияләр, урналар куела һәм самавыр рәвешендә каптаж ясала (ягъни куллану өчен су өслеккә чыгарылган).

Авыл җирлегенең өстәмә акчаларына (226 мең сум күләмендә) чишмә янындагы мәйданчык тигезләтелә, брусчатка җәелә. Моннан тыш, агымдагы елда тиешле программа буенча чыганакка асфальт юл салынган һәм автомобильләр өчен тукталыш ясалган. Бүгенгесе көндә район халкының (безнең район гына түгел) минераль чыганакка килүләрен һәм савытларга шифалы су тутыруларын күрергә мөмкин.

Әлеге язмабыз азагында минераль суны куллануга каршы билгеләр (ярамау ихтималы) да булырга мөмкин икәнлеген һәм кулланыр алдыннан табиб-белгечләр белән киңәшләшергә кирәклеген дә әйтеп үтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев