Һәр торак пункт үзе турында авылга керү юлында ук белдерергә тиеш. «Театр элгечтән башлана» икән, «авылның йөзе», әлбәттә - ачык аншлаглардан, элмә такталардан башлана.
Күптән түгел Яңа Чишмәдә шундый аншлаг ясарга булганнар, әмма ул гади түгел, ә матур күренешләрдән тора. Авыл кунаклары яки үтеп баручылар аның исемен укып кына түгел, ә район үзәге һәм Яңа Чишмә районы турында күбрәк белсеннәр иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге инициатив төркем әлеге ният концепциясен эшләде. Рәсемнәр арасында авыл символикасын, аның тарихын һәм бүгенгесен: икътисадны, җир асты байлыкларын, табигатьне, районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен һәм, әлбәттә, зур юбилейларны – Җиңүнең 75 еллыгын һәм Татарстан АССРның 100 еллыгын чагылдыру турында Карар кабул ителде.
Картиналар өчен 108 метр озынлыктагы бетон койма – авылга КМС заводы ягыннан керү юлы сайланган. Беренче плитәдә коймалар «хуҗасы» символикасы (Яңа Чишмә электр челтәрләре) тасвирланган. Аннары татар милли орнаменты ясаганнар, өченче плитәдә - кылыч, ныгытма дивар һәм чуртан сурәтләнгән Яңа Чишмә районы әләме. Рус, чуаш һәм керәшен орнаментлары, «Засечная черта», «Слободское кольцо», матур табигатьле Шушма ярлары, иксез-чиксез чәчелгән кырлар рәсемнәре; үлән чәйнәүче сыер, кояш нурларында нефть качалкалары һәм башка бик күп нәрсәләр. Озын итеп, “Мин Яңа Чишмәне яратам” дигән язу ясалгач, узучылар туктап, юлдан диварны фотога төшерә башладылар.
Бу матурлыкны иҗат итүдә җирле рәсем осталары бригадасы эшләде: бу - БСМ нең рәсем сәнгате сыйныфы укытучысы Гөлүсә Рамазанова (бригадир); аның кызы Гөлгенә – КФУның «интерьерлар дизайны» белгечлеге буенча 1 курс студенты; КДАТУ архитектура факультетының 4 курс студенты Татьяна Иванова. Аларга җирле мәктәп укучылары ярдәм итте: Гөлүсә Рамазанованың икенче кызы - 14 яшьлек Алсу һәм 16 яшьлек Кристина Данилова. Эшләр 16 августта башланды һәм 30 августта тәмамланды. Чөнки бригада һәр көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр (якшәмбедән тыш) август азагының җәйге салкын көннәрендә дә, эсседә дә эшләде.
Һичшиксез, төсле картиналар Яңа Чишмә турында гына сөйләп калмыйча, керү юлын да матурайтып тора, күзләрне куандыра һәм кешеләргә яхшы кәеф тудыра. Оештырылган картиналарга битараф калучылар юк: узучылар башларын борып, хуплау билгесе итеп сигнал биреп үттеләр, “Афәрин!” дип кычкыралар яки “Классно!” дип бармакларын күрсәттеләр.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев