23 декабрьдә - "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасының Базарлы Матак поселогында (20 катнашучы) зона ярышлары һәм укучылар арасында йөзү буенча Яр Чаллыда (4 катнашучы) II Спартакиада булачак.
24 декабрьдә - 340 баланы җәлеп итеп кышкы мәктәп яны лагерьлары ачылачак.
25 декабрьдә - 16 бала республика Чыршысына барачак.
24-25 декабрьдә - мәктәп яны лагерьларында "Зимушка-Зима" викторинасы, "Тиздән әкият сөйләнәчәк", "Куркынычсызлык минуты" дигән ШТК (КВН), "Яңа ел маҗаралары" уен программасы, "Көйне бел" күңел ачу программасы, "Мы будущие воины" дип аталган спорт-патриотик уеннар булачак.
23-29 декабрьдә - мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында яңа ел бәйрәм чаралары.
27 декабрьдә - иртәнге сәгать 10 да 200 бала район башлыгы Чыршысына чакырылган, мәктәп яны лагерьларында - "Яңа юл билгеләре" дигән рәсем конкурсы, мәктәпләрдә - өлкән сыйныф укучылары өчен конкурс - күңел ачу программалары һәм яңа ел бал-маскарады.
28 декабрьдә - мәдәният паркында "Кышкы әкиятләр караваны" дип аталган уку сәгате, мәктәпләрдә "Карлы могҗиза" скульптура конкурсы, "Кар патшабикәсе остаханәсендә" дигән чара, балалар китапханәсендә сәгать 11 дә "Яңа ел - шәмнәр, чыршы, әйлән-бәйлән" дип аталган театраль тамаша.
29 декабрьдә - мәктәп яны лагерьларында шашка турниры, "Изге йөрәк" темасы астында изге эшләр һәм гамәлләр турында әңгәмә, Балалар иҗат үзәгендә интерактив музейны ачу, сәгать 11 дә гимназиядә Үзәк китапханәдән "Зимней праздничной порой" дип аталган уен-конкурс программасы.
30 декабрьдә - мәдәният паркында "Тылсымлы көн" дип аталган яңа ел чарасы (квест), "Каникул көннәрен исеңдә калдыр" рәсемнәр конкурсы белән кышкы лагерьларның ябылу көне.
31 декабрьдә - РМЙ , АМЙ һәм АК-да Яңа ел бал-маскарады.
2 гыйнварда - сәгать 11 дә БЯСМ-дә йөзү буенча ярышлар.
3 гыйнварда - сәгать 11 дә БЯСМ -дә һәм 18.00 сәгатьтә зурлар арасында - өстәл теннисы буенча ярышлар.
4 гыйнварда - сәгать 11 дә БЯСМ-дә футбол буенча турнир.
5 гыйнварда - сәгать 11 дә хоккей мәйданчыгында хоккей буенча (алкалы) матч очрашуы һәм Үзәк китапханәдә "Свет небеснего чуда" Раштуа викторинасы, сәгать 12 дә - картинг буенча ярышлар.
6 гыйнварда - сәгать 11 дә БЯСМ-дә гер спорты, бадминтон буенча ярышлар.
7 гыйнварда - мәдәният һәм ял паркында балалар өчен "Раштуада уен-көлкеләр" дип аталган конкурс - уен программасы, ә БЯСМ-дәге түгәрәк җитәкчеләре таудан шууны оештырачак.
8 гыйнварда - сәгать 11 дә БЯСМ-дә көрәш буенча ярышлар.
Кышкы каникул көннәрендә БЯСМ-дә түгәрәкләр һәм секцияләр (расписание буенча) эшләячәк.
Китапханәләр дә шулай ук кышкы каникулда 230 га якын бала килүен көтеп калалар. Һәр авыл китапханәсенең Яңа елга һәм Раштуага карата үзенең чарасы булачак. Алар арасында - ял сәгатьләре, театраль тамашалар, уен-конкурс программалары, танып белү сәгатьләре, кул эшләре конкурслары, күңелле спорт ярышлары, әдәби уеннар, түгәрәкләр - барысы да күңелле һәм тылсымлы исемнәр белән булачак.
Әлбәттә инде, чыршы янында саф һавада хәрәкәтле уеннар да, һичшиксез, булачак.
Нет комментариев