Яшьләр сәясәте турында кайгыртып
Конституциягә төзәтмә Төп законның Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагындагы мәсьәләләр турындагы 72нче маддәсенә кагылачак.
РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституциягә төзәтмәләрнең ахыргы вариантында узды. Ул Татарстан депутатлары тарафыннан кертелгән бердәнбер кабул ителгән төзәтмә булды,дип хәбәр итә “Татар-информ”.
«Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме — бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында әлегә кадәр булмаган Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Бариев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев