Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Закрома” ҖЧҖдә елга йомгак ясадылар

Яңа ел алдыннан “Закрома” ҖЧҖ җитәкчелеге үз эшчеләре өчен Красный Октябрь АМЙда бәйрәм чарасы оештырды.

Бәйрәм табыны һәм концерт номерлары белән тантаналы шартларда елга  йомгак ясалды, производство алдынгыларына Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Авыл халкын котларга район башлыгы Вячеслав Козлов килгән иде.
-“Закрома” ҖЧҖдә бәйрәм шатрларында елга йомгак ясау яхшы традициягә әверелде, - дип билгеләп үтте ул. – Хуҗалык тотрыклы үсеш ала, ел башында проблемалар булды, әмма алар  акрынлап хәл ителә. Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә яхшы нәтиҗәләр бар. Хезмәт хакы үзвакытында түләнә, терлекчеләргә һәм механизаторларга эшләр өчен кирәкле барлык шартлар да булдырылган.
Район башлыгы комбайнчылар эшен аерым ассызыклады, аларның бишесе республика грантлары белән бүлкләнгән иде (район буенча алар сигезәү), шул исәптә шуларның иң яхшысы Владимир Гаревка районнан автомобиль тапшырылды.
Вячеслав Козлов намуслы хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, Яңа ел белән котлады, исәнлек-саулык, иминлек һәм хезмәт уңышлары теләде.
“Закрома” ҖЧҖ башкарма директоры Рафис Хамәдиев елга йомгак ясап, төп күрсәткечләрне атады, хуҗалыктагы  иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтте һәм барысына да исәнлек, алда да уңышлар теләде.
Бәйрәм табыны янында сыйлану һәм концерт барышында район башлыгы район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм Рафис Хамәдиев белән механизаторларга, терлекчеләргә һәм белгечләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев