Реклама
Җәмгыять
Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнарга ничек пенсия тупларга
Шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән, башка физик затларга аларның шәхси, йорттагы һәм (яки) башка шуның ише ихтыяҗларга хезмәтләрне мөстәкыйль башкаручы гражданнар пенсия иминиятенә иминият взнослары түләргә тиеш түгел.
Монда сүз, барыннан да элек, балаларны, инвалидларны һәм өлкәннәрне карау, репетиторлык буенча, торак биналарны җыештыру, йорт хуҗалыгын алып бару һ.б. хезмәтләр күрсәтүчеләр турында бара. Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар өчен эшчәнлек төре исемлеге Салым кодексы тарафыннан билгеләнгән (217 маддә, 70 п.).
Эшчәнлекнең шушы төрен һәм салым каникулына аңа тиешле хокукны сайлаганда, гражданин үзенең пенсия иминиятендә килеп туачак бушлык өчен җаваплылыкны үз өстенә алачак. Формула гади: иминият взнослары юк икән, стаж һәм балл сыйфатында пенсия хокукы да юк.
Әмма моннан чыгу юлы бар. Картлык көнендә үзеңә тотрыклы тормыш тәэмин итү өчен ниләр белергә кирәк?
Үзеңнең булачак пенсияңә җиңелчә карашта булмас өчен һәм үзеңнең пенсияңне туплау, закон тарафыннан тәкъдим ителгән механизмнардан файдалану өчен мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле төстә хокук мөнәсәбәтләренә кергән иминиятләштерүче сыйфатында теркәлү өчен яшәү урыны буенча РПФ га гариза язып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән беррәттән паспорт һәм СНИЛС та кирәк.
Мәҗбүри пенсия иминиятенә ирекле взнослар “Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында“гы Законның 29 маддәсенә туры китереп түләнә.
Исегезгә төшерәбез, картлык буена иминият пенсиясе билгеләү өчен минималь гомуми билгеләнүдәге таләпләр булып иминият стажы дәвамлылыгының 15 елдан да ким булмавы һәм пенсия балларының 30 дан да ким булмавы тора. Тик беркем дә пенсиясез калмаячак. Кирәкле стажы һәм пенсия баллары булмаган гражданнарга социаль пенсия билгеләнә. Социаль пенсиягә хокук бирүче яшь иминият пенсиясе өчен гомумбилгеләнгән яшьтән 5 елга арттырыла (кеше пенсиягә 5 елга соңрак чыга дигән сүз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев