Юлларда иминлек

Урта Азия гражданнарын фиктив теркиләр

Үткән атнада ЭЭМ-нең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.

Урлашу
20 августта төнге сәгать 10 нар тирәсендә гр.К. Черемухово Бистәсендә Октябрь урамындагы йортларның берсеннән гр. С.ның 9 меңлек кәрәзле телефонын урлаган.
9 сентябрьдән 10ына каршы төндә билгесез шәхес Б-10 М тракторыннан аккумуляторлар урлаган.
"Татспецтранспорт" ҖЧҖнең Ямаш УТТ тракторы Архангел Бистәсе читендә булган. Зыян 9200 сумлык.
Чит ил гражданнарын
фиктив исәпкә кую
Красный Октябрь поселогында яшәүче гр-ка П. Красный Октябрь поселогында Үзәк урамдагы 2 нче номерлы йорт фатирларының берсенә Таҗикстанның 4 кешесен фиктив исәпкә куйган.
Шундый ук хәл Яңа Чишмәдә Кирпеч урамындагы йортларның берсендә булган: гр-ка Г. Үзбәкстаннан килгән 3 кешене фиктив исәпкә куйган.
Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган.
Руль артында исерек
Исерек килеш автотранспорт белән идарә итүнең 3 факты ачыкланган. Бу Чаллы Башы, Волчья Бистәсе һәм Яңа Чишмә авылы кешеләре. Аларның барысына да 30 ар мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяүләп йөрергә туры киләчәк.

Нет комментариев