27 июньдә Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре транспорт чаралары йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрде, шулай ук ЮХИДИ штрафларына түләү буенча бурычлар тикшерелде.
Тикшерү барышында 8 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларга административ беркетмәләр төзелде.
Бозу очраклары арасында: 4-пыялаларны тонировкалау кагыйдәләрен бозу, 3 – документларсыз йөрү, 1 – ЮХИДИ штрафлары билгеләнгән вакытта түләнмәгән.
"Тоннель» операциясе суд приставлары белән бергә узды, алар шулай ук «тотымсыз» калмады: кредитлар буенча 30 мең сумлык бурычлары булган ике граждан тоткарланган, алар белән хәзер эш алып барыла, - дип хәбәр итә ПДС инспекторы Айрат Сатдаров.
Нет комментариев