Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Әдәмсә авылыннан Рөстәм Гыйльманов Ватан өчен гомерен биргән

Ул Батырлык ордены белән бүләкләнгән

Әдәмсә авылында СВО зонасында хезмәт иткән һәм Ватан өчен батырларча үз гомерен биргән Рөстәм Гыйльманов белән хушлаштылар. 

Хушлашу мәрасимендә район җитәкчелеге, учреждение хезмәткәрләре һәм авылдашлар җыелган иде. 

Район башлыгы Вячеслав Козлов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов һәм АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаштылар, Рөстәмнең Ватаныбыз хакына үз гомерен кызганмавын билгеләп үттеләр. 

Хәрби часть вәкиле Рөстәм Гыйльмановның апасына Батырлык орденын тапшырды. 

Рөстәм Гыйльмановны тиешенчә хөрмәтләп, соңгы юлга озаттылар. Якташыбызның батырлыгы күңелләрдә озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев