Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән СВО зонасына китте

Екатерина авыл җирлеге башлыгы Александр Хорьков үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте.

Узган елның көзендә Александрның бертуганы Дмитрий өлешчә мобилизация буенча СВО зонасына озатылды һәм язын Александр аның янына — Херсон өлкәсенә гуманитар ярдәм белән барды. Май ахырында Дмитрий Екатерина Бистәсенә кыска вакытлы ялга кайтып киткән иде. 

Шулай итеп, Александр да (сүз уңаеннан, ул запастагы офицер — өлкән лейтенант) үз теләге белән махсус операция зонасына китәргә карар кылды. Ул үзенең карарын дөрес һәм кирәкле дип саный.
Александр Хорьковны район хакимиятендә җыелган хезмәттәшләре, дуслары, туганнары озатты.

-Александр чын патриот, без аның белән горурланабыз, ул кабул иткән карар офицер кешенең батыр һәм намуслы булуын күрсәтә. Без барыбыз да аның исән — сау һәм Җиңү белән кайтуын көтәчәкбез, — диде район башлыгы Вячеслав Козлов.

Авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән СВО зонасына китте

Авыл җирлеге башлыгы үз теләге белән СВО зонасына китте

Ирина Лобачева Фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев