Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә волонтерлар СВОдагы хәрбиләргә ярдәм күрсәткәннәр

Алар эвакуация носилкалары тегү һәм үлән чәйләре ясау өчен Үзәк китапханәдә җыелганнар.

Бу хакта китапханә хезмәткәре Ирина Косова хәбәр итә:

— Волонтерлар теккән тактик җайланмалар сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Алар өчен витаминлы чәйне үз бакчаларында үстерелгән (шулай ук кырда җыелган) бөтнек, мәтрүшкә, мелиса, чамбыр һ.б. файдалы үләннәрдән ясаганнар. Үләннәр хатын-кызларның кайгыртучан куллары белән җыелган һәм киптерелгән. Китапханәгә җыелгач, волонтерлар аларны кечкенә төргәкләргә төргәннәр. Алар нәкъ менә шушы гади генә кайгыртуның егетләргә алгы сызыкта ярдәм итәчәгенә ышаналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев