Бер подразделение хәрбиләре өчен дәвалау мазьларының беренче партиясе СВО зонасына җибәреләчәк.
Әлеге мазьләрне тирән булмаган яраларга һәм пешкән урыннарга сөртү өчен кулланып була. Аларны волонтерлар егетләрнең әниләре, хатыннары һәм якыннары белән бергә үзләре ясаганнар.
Шулай ук егетләр өчен 200 данә «Коры душ» әзерләнгән.
Битараф булмаган барлык кешеләргә дә рәхмәт!
Әйдәгез, алга таба да бергәләп егетләргә булышыйк.
Әгәр дә безнең эшебез бер гомерне генә булса да саклап калырга ярдәм итә икән, димәк, безнең тырышлык юкка түгел, дигән сүз.
Нет комментариев