Муниципаль хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ветераннарга – бушлай юридик ярдәм
28 апрельдә Татарстанның барлык территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне үткәрелә. Кабул итүләр 28 апрельдә иртәнге сәгать 9 дан 11 гә чаклы Яңа Чишмә муниципаль район Советы бинасында үтәчәк (Совет урамы, 80 йорт, каб. 101). Ветераннарның һәм аларның гаилә әгъзаларының барлык...
-
ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итте
10 апрельдә районда Татарстан Республикасында "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның региональ җәмәгать кабул итүе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы комитеты рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул (күчмә) итте. Кабул итү "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә узды. Бирегә үз проблемалары турында әңгәмәгә авыл халкы...
-
“ipad за подписку!“ конкурсы
2015 елның 2 ярты еллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында "Татмедиа" АҖ 2015 елның 15 апреленнән 30 июненә кадәр язылучылар арасында ""ipad за подписку!" конкурсы үткәрә. Конкурста катнашу өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк: -2015 елның 15 апреленнән 30 июненә чаклы бер кешегә һәм бер почта адресына "ТАТМЕДИА" АҖ-ның өчтән дә ким...
-
Яңа билгеләнү
Район башлыгы тәкъдиме буенча Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әмере белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Яңа Чишмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе начальнигы итеп БОГОМОЛОВ Леонид Евгеньевич билгеләнде. Ул 1974 елда Кукмара поселогында туган, югары белемле, 1997 елда КГАВМ-ның ветеринария факультетын тәмамлаган, әлеге вазыйфага билгеләнгәнче район...
-
Инвестицияләр моннан соң да кертеләчәк
Безнең Яңа Чишмә районында инвестицияләр төрле проектларга - авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә дә, социаль өлкәдә дә кертелә. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәров белән алып барган әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта. -Район буенча 2015 елга инвестицион меморандум төзедек, ул берничә проектны үз эченә ала, - дип билгеләп үтте ул....
-
Күбесе хуплаган
Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты. -Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 9712 сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 84,5%ы) 8515се (87,7%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне...
-
Эшсез бәхет табылмый
2014 елның 31 декабренә булган торыш буенча районда эшсез гражданнар саны 41 кеше тәшкил иткән, бу 2013 ел дәрәҗәсендә калган. 2015 елның март аена булган торыш буенча эшсезлек буенча 55 граждан исәпкә баскан, шуның 15 се - штатны кыскарту сәбәпле эштән китүчеләр. Мәшгульлек үзәгенең эше турында үзәк директоры вазыйфасын башкаручы...
-
Файдалы очрашу
-10-12 мартта "Идел" яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының "Гражданнар инициативасы һәм сәясәт" сменасы булып үтте, - дип хәбәр итте сменада катнашучы һәм Яңа Чишмә районыннан шушы палата вәкиле Ирина Иванова. Смена барышында Татарстан шәһәр һәм районнары вәкилләре, иҗтимагый яшьләр оешмасы җитәкчеләре РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты...
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
19 мартта көндезге сәгать 1 дә эшмәкәрләр белән үткәреләсе киңәшмәдә эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итү һәм яклау мәсьәләләре тикшереләчәк. Киңәшмәдә Татарстан Икътисад министрлыгыннан вәкилләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкил, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм район җитәкчеләре катнашачак.
-
15 марттан 1 майга чаклы авыр йөк транспортына хәрәкәт чикләнә
Гомуми кулланышта булган автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү максатларында Яңа Чишмә авылында 15 марттан 1 майга чаклы авыр йөк транспорты хәрәкәтенә чикләү кертелә.
-
Тыл хезмәтчәннәре өчәр мең сум акча алачаклар
Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Россия Президенты Указы белән тыл хезмәтчәннәре акчалата түләүләр алачак.
-
Ветераннар бик канәгать
Шушы көннәрдә районның авыл җирлекләрендә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" тулу хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
-
Эш планы расланган
Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 41 нче утырышында кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарлар кабул ителде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.
-
Булдырасыз, чабаксарлылар!
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча республиканың Иҗтимагый палатасы икенче ел рәттән муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре арасында "Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүче" дип аталган конкурс үткәрә. Конкурс 4 номинациядә үткәрелә (быел беренче мәртәбә 5 зонада авыл җирлекләре арасында да җиңүчеләр билгеләнде). Нәтиҗә ясаганда мәктәп каникуллары көннәрендә үткәрелгән чаралар, аларда...
-
Отчет тоталар
Бүгенгесе көндә балаларын тәрбияләү өчен тиешле шартлар булдыра алмаган 7 гаилә исәптә тора, мондый гаиләләрдә 13 бала яши. Ел дәвамында уңышсыз 5 гаилә булуы ачыкланган һәм исәпкә куелган, аларда балигъ булмаган 9 бала тәрбияләнә, 6 гаилә исәптән төшерелгән - монда балигъ булмаган 12 бала яши. Ачыкланган социаль-уңышсыз гаиләләр буенча документлар...