Муниципаль хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Эшне җанландыру кирәк
Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 9 аенда эшләнгән эшләренә йомгак ясадылар. Киңәшмәне район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов алып барды.
-
Район башлыгы сайланды
22 сентябрьдә өченче чакырылыш Яңа Чишмә муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеров катнашты. Закон таләп иткәнчә, Совет утырышын депутатларның иң өлкәне - Гомәр Сөләйманов алып барды. 13...
-
Кабат салымнар җыю һәм башка бурычлар турында
22 июльдә районның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләсе буенча утырыш үтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, палата рәисләре һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Киңәшмә башында июнь ае беркетмәсенең үтәлеше турында отчет тыңланды, аннан соң палата рәисләре доклад белән чыгыш ясадылар. Акъяр авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллинның...
-
Петропавел Бистәсендә яңа ФАП ачылды
20 июльдә Петропавел Бистәсенең уртасында республика программасы буенча төзелгән матур һәм уңайлы фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП-ның модулен тәэмин итеп торучылар үзләре җыйганнар, аннан соң "Блокстрой" төзүчеләр җәмгыяте (җитәкчесе Евгений Клюев) су, газ үткәрү, төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнгән. Объектның смета бәясе - 2,7 млн. сум, биредә фельдшер кабинеты, процедура бүлеге бар,...
-
Шартлар бер төрле, мөнәсәбәт үзгә
Тубылгы Тау мәктәбе коллективы үз территориясен хасиятләп карап тора, тел-теш тидерерлек урыны юк. Комиссия әгъзаларының дәгъва кылырга ниятләре дә юк иде: бар җир чиста, пөхтә, бөтен нәрсә (чүп үләннәреннән кала) чәчәк атып, гөрләп үсеп утыра. Ә менә балалар бакчасында иң матур чәчәкләр - ул балалар үзләредер. Җиләк-җимеш бакчасын чүп үләне...
-
“Бердәм Россия“ Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентына кандидат итеп күрсәтте
4 июльдә "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге конференциясендә партия Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты постына тәкъдим итте. Республика лидеры кандидатурасын делегатларның 99%-ы хуплады. Бу хакта тәфсилләбрәк "Атна вакыйгалары"ннан укый аласыз
-
Шартлар берүк, мөнәсәбәт төрле
Район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендәге эшче комиссия территорияләрнең төзекләндерелүен һәм социаль-мәдәни объектлардагы котельныйларның ягу сезонына әзерлеген тикшерү максатында район торак пунктларында булды. -Территорияләрнең тулаем торышы канәгатьләнерлек, - дип саныйлар комиссия әгъзалары,- кайдадыр бик тә яхшы, каядыр ярыйсы, ә кайберләрендә исә төзекләндерү буенча икеайлык төгәлләнүгә кул селтәгән участоклар да...
-
“АПК“ны үстерү һәм “Сәламәтлек“ проектларын тормышка ашыру барышы турында мәсьәләләр карап тикшерелде
25 июньдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 44 нче утырышы булып узды, анда кайбер мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зюзеевнефть" ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин да катнашты. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловның "Яңа Чишмә районында АПКны...
-
Татарстан Президентына кандидатлар выборщиклар белән очрашалар
27 июньдә Казанда теннис академиясендә "Бердәм Россия"дән Татарстан Президентына кандидатларның выборщиклар белән очрашуы булып узачак. Исегезгә төшереп үтәбез: 13 майдан 5 июньгә чаклы чорда, Татарстанның берьюлы 12 җәмәгать оешмасы президент праймеризларында катнашу өчен Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәткән иде. Алар арасында төрле берләшмә вәкилләре бар. Болар: ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре...
-
Һәлак булганнарны искә алдылар
22 июньдә район үзәгендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 74 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде, безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизм коллыгыннан азат иткән бабайларыбыз, әтиләребез батырлыгы белән горурлана, дип билгеләп үтте ул. Бу...
-
Икеайлык төгәлләнде, төзекләндерү дәвам итә
Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә төзекләндерү буенча икеайлыкка йомгак ясалды. Киңәшмә Акъяр АМЙ-да үтте, аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан авыл җирлеге башлыклары авыл территориясендә ясалган Җиңү паркын (монда тыл хезмәтчәннәренең исемле агач үсентеләре бар) һәм һәлак булган сугышчы-якташларга куелган һәйкәлне (аңа реставрация һәм капиталь ремонт ясалган) карап...
-
Рамазан ае керә
Быел Рамазан ае 18 июньдә башлана, ә тәравих намазын (ай буе укыла торган намаз) мәчетләрдә бүгеннән, 17 июньнән үк укый башлыйлар. Шулай итеп, 18 июнь - уразаның беренче көне. Ай буена мөселманнар кояш чыкканчыдан алып батканчыга чаклы судан һәм ризыктан баш тартып, көн саен догалар укып, рухи чистарыну алалар. 17...
-
Төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде
Район башкарма комитет җитәкчесе фәрманы белән район оешмалары территорияләрен төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде, конкурс турында нигезләмә расланды. Конкурс оешма һәм учреждение территорияләрен төзекләндерү, районда экологик хәләрне яхшырту максатларында 1 июньнән 30 августка чаклы үткәрелә. Конкурста районның барлык оешмалары һәм учреждениеләре катнаша. Конкурста җиңүчеләр 2 номинациядә: учреждениеләр һәм авыл җирлекләре...
-
РПФ-на гариза язып ана капиталы акчасының бер өлешен алырга мөмкин
РФ Пенсия фондының ТР Яңа Чишмә районындагы бүлеге ана капиталыннан 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга гаризалар кабул итә башлады. 2015 елның 31 декабренә чаклы ана капиталы сертификаты алуга хокукы булган яки алган һәм акчаны капиталның төп юнәлешләренә тулаем тотмаган барлык гаиләләр бер тапкыр бирелә торган...
-
«Яшьләр коррупциягә каршы»
16 апрельдә Казанда "Яшьләр коррупциягә каршы" дип аталган республика яшьләр форумы финалы үтте. Финалга чыгучыларның иң әйбәт 20 проекты сайлап алынды, араларында безнең районнан "Сознание" проекты да бар. Проект районда коррупциягә каршы чаралар үткәргәндә яшьләр белән эшләүдә коррупция хәлләренә юл куймау, коррупциягә каршы эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү кебек һ.б. мисалларның...