Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда патриотик тәрбия дәресе үткәрелгән

Ел саен 19 мартта Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 1996 елда Россия Хәрби Диңгез Флотының (ВМФ) Баш комитеты тарафыннан билгеләнә. 1906 елда император Николай II боерыгы буенча хәрби флот көймәләре классификациясенә корабларның яңа төре - су асты көймәләре кертелә. Шул ук боерык нигезендә Россия флоты составына 10 су асты көймәсе кертелә. Аларның беренчесе - «Дельфин» - 1904 елда Балтыйк заводында төзелә. Бу хакта «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итә.

Шушы бәйрәм уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Сәмум» корабында хезмәт иткән Ислам Илалов белән Шахмай урта мәктәбенең 9 -11 сыйныф укучылары арасында очрашу булып узган. Кичәдә шулай ук Гөлнур апа Нуруллина да катнашкан. Аның улы Райнур Нуруллин «Сәмум» корабында хезмәт итеп, Ватан алдында изге бурычын үтәгән һәм исән-сау туган ягына кайткан, ләкин рәхимсез үлем аны вакытсыз безнең арадан алып киткән.

Чара диңгезче егетнең чыгышы белән башланып киткән.  Ул укучыларга үзенең хезмәт еллары, солдат тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләгән, беренче тапкыр диңгезне күргәндәге уй-кичерешләре белән уртаклашкан. Армиягә барачак егетләргә теләкләрен дә җиткергән.

Очрашуны дәвам итеп, сүз Гөлнур апага бирелгән. Ул улының кайда, ничек хезмәт итүе турында сөйләгән, хезмәт иткәндә төшкән фотографияләрен дә күрсәткән.

Чарада катнашучылар белән викторина үткәрелгән, алар Туган ил, Ватан турында мәкальләрне дә белгәннәр, «корал», «хәрби техника», «тарих һәм әдәбият» темаларына кагылышлы биремнәрне дә бик төгәл үтәгәннәр.

Очрашу бик файдалы, мәгънәле булган, чөнки яшь буынны патриотик тәрбияләү бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев