Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә: Татарстанда ул кемнәргә түләнәчәк
Кеше һәм закон

Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә: Татарстанда ул кемнәргә түләнәчәк

Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсияләренә өстәмә алырга мөмкин.

2019 елдан авылда яшәүчеләр рәсми эшкә урнашмаган булса һәм кимендә 30 ел авыл стажы тупланган очракта  пенсияләренә махсус өстәмә түләүгә исәп тота алалар. Аның күләме теркәлгән пенсиянең 25% ын тәшкил итә, 2025 елда ул 2 226,93 сумга тигез.

 

Шул ук вакытта пенсионер шәһәргә күченгәннән соң да, әгәр эшсез кала икән, өстәмә түләү исәпләнүен дәвам итә. Шәһәр җирендә хезмәт стажы алган, аннары авыл җирлегенә күчкән кешеләр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмыйлар.

 

Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләү чоры кертелә.

 

Әлеге өстәмә түләүгә хокук бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек бар. Алар арасында - механизаторлар, агротехниканы ремонтлау буенча белгечләр, агрономнар, ветеринария табиблары, балык үрчетүчеләр һәм башкалар.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Новошешминск внимание

Нет комментариев