17 ноябрьдә Яңа Чишмәдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе гамәлләрен эшкәртү буенча тренировка узган.
Район яңалыклары

17 ноябрьдә Яңа Чишмәдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе гамәлләрен эшкәртү буенча тренировка узган.

17 ноябрьдә Яңа Чишмәдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе (ТКК) гамәлләрен эшкәртү буенча тренировка узган.

Тренировкада катнашучыларга мондый кереш шарты (условная вводная) бирелгән: террорчылар төркеме Яңа Чишмә гимназиясендә заложниклар алып теракт ясарга әзерләнгәннәр һәм төзәтү учрежденияләрендә булган тарафдарларын азат итүләрен таләп иткәннәр.

РТКК районда 15 тәүлеккә террорчылык куркынычының югары («сары») дәрәҗәсен билгеләү турында карар кабул иткән.

Аннары тренировкада катнашучылар реаль вакыт режимында терактны булдырмауга юнәлтелгән гамәлләрнең һәр адымын документаль рәвештә башкарып террорчылык куркынычының «сары» дәрәҗәсе билгеләнгәннән соң кисәтү эшләренең эзлеклелеген язмача бәян иткәннәр.

Тренировканың нәтиҗәләре комиссия утырышында каралган.


Нет комментариев