Яңа Чишмәдә узган «Супер әби һәм супер бабай» конкурсында җиңүче дип табылган 73 яшьлек Рәис Усманов һәм аның үзе кебек үк шәп тормыш иптәше — Илһамия апа турында бу язма. Бу көннәрдә аларның гаилә коруларына да 50 ел!
Ныклы терәк
Әлеге бәйгедә икесе дә катнашты алар: икесе дә менә дигән чыгыш ясадылар! Чаллы Башындагы «Талир тәңкә» ансамбленә дә бергә йөриләр — икесенең дә тавышлары матур, аһәңле. Бик озак еллар Рәис абый оста гармунчы булып та саналды, кулын сындырып кына гармун дустыннан аерылырга туры килде.
Аларның үзара төрттереп сөйләшүләрен тыңлап торуы кызык: берсе дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел, гел шаяртып, сүз белән чеметкәләп торалар. Ләкин бер-берсен хөрмәт итүләре дә ачык күренә — ире эше белән хатынына авырлык китермәскә тырыша, хатыны иренең һәр эшен күреп, зурлап, мактап тора.
-Рәис шикелле басылып, бирелеп эшли торган кеше бик сирәк ул, — ди Илһамия апа. — Йорт арасына чыгып китсә, дөньясын оныта — әле бер эшне, әле икенчесен табып кына тора.
Мин килгәндә дә, сарыкларына бәрәңге тапап тора иде Рәис абый. Бәрәңге дигәннән... Ел да 300, 200 чиләк бәрәңге чүпләп алалар — аннары туган-тумачага өләшәләр. Кыр хәтле бакча тоталар. Җиләк-җимеш бакчаларында күргәзмәдә йөргән кебек йөрергә була: нинди генә агач, куак юк анда. Һәм бер чүп кисәге дә юк! Түтәл араларына да такта яки тар калай кисәкләре тезеп, мини-тротуарлар ясаганнар. Капкадан керү белән әле дә чәчәк атып утыручы хризантемалар каршы ала, йорт ишеген ачуга, гөлләр тезелеп киткән.
— Буыннар катмасын өчен хәрәкәтләнергә кирәк, — ди хуҗа, үзләренең тик утыра алмаулары сәбәбен аңлатып.
Чиләгенә күрә капкачы
Илһамия апа Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан. Ишле гаиләдә туып-үскән, алар нәселендә туганлык җепләре бик нык. Бер-берләрен һәрвакыт барлап, ярдәм итешеп яшиләр. Апаларына кунакка килгән сеңелләре «үз өебезгә кайткан кебек кайтабыз» дип, киң күңелле Рәис абыйга рәхмәт укыйлар.
Җор теллелеге, шаян табигате, өздереп, турысын әйтергә яратуы әнисеннән күчкән Илһамия апага. Шулай ук әнисе шикелле ул да хатын-кыз өчен кирәк эшнең барысын да эшли ала. Ярты гасыр көйле генә теркелдәүче, үзләре кавышканда алган тегү машинасында ниләр генә текмәгән. Хәзер дә ни булса да тегеп ала, тоткычлар, мендәрчекләр эшләп куя. Пэчворк ысулы белән, әбиләрчә итеп әйтсәк, калдык-постык чүпрәк кисәкләреннән ясаган әйберләрендә дә үзенә бер стиль сизелеп тора аның. Матурлыкны күрә белү һәм тудыра белү сәләте бар Илһамия апада.
Фотосурәтләрдә — шат йөзләр
.jpg)
Өйләренең бер стенасында балалар һәм оныкларның төрле чаклары чагылган фотолар эленгән.
Биш бала, ундүрт оныклы көчле оя алар. «Балаларыбыз тәртиплеләр, булдыклылар, кирәк вакытта һәрвакыт булышырга әзерләр», — диләр. Вак-төяк көндәлек эшне үзләре, зуррак эшләрне бергәләшеп эшлиләр. Оныклар кайткач та, кул арасына кертергә тырышалар: кулы эш белгән кеше югалмый ул. Гомер буе, кайда гына эшләсәләр дә, мактау такталарыннан төшмәгән Рәис абый белән Илһамия апа моны бик яхшы беләләр.
Рәис абый ВДНХларда бүләкләр алып кайткан кеше, Чаллы Башына кайткач та ел саен икесе дә районның алдынгы хезмәтчәннәре буларак бүләкләнеп торалар.
Нигез йорт
Туган якларга кайтып гомер итә башлаганчы, шактый урау юллар үтәргә туры килә Усмановларга. Рәис абыйны кулъяулыклар биреп, армиягә озатып калган кыз Авиатөзелеш заводында эшләгәндә авырып киткәч, коры климатлы җир кирәк, диләр. Таҗикстанга китәргә туры килә. Яратса, ул да килер, дип уйлый егете турында. Шулай була да. Өйләнешеп, унбиш ел шунда яшиләр, биш балалары туа. Аннары Чаллыга кайтып төпләнәләр, соңрак, Рәис абыйның әнисе вафат булгач, нигез йортка кайтып төпләнәләр. Аны төзекләндерәләр һәм балалар, оныклар һәм күпсанлы туганнар өчен гаилә учагы сакчыларына әйләнәләр.
Үзләренең иңгә-иң куеп атлаган 50 еллык гомер юлында авырын да, җиңелен дә күргән алар. Иң мөһиме — бу юлны бергә, бер-беренә терәк булып һәм үз тормыш кыйммәтләренә тугры калып үтәләр.
Алтын туйларыгыз котлы булсын! Аллаһ сезгә озын гомер һәм нык сәламәтлек насыйп итсен. Гаилә учагыгыз сүнмәсен, үзара мәхәббәтегез һәм ихтирамыгыз тагын дистә елларга җитсен!

Нет комментариев