2021 елның язында Әдәмсә авылындагы «Алсу» балалар бакчасында тәрбияләнүче 20дән артык бала яңа спорт мәйданчыгына киләчәк
Район яңалыклары

2021 елның язында Әдәмсә авылындагы «Алсу» балалар бакчасында тәрбияләнүче 20дән артык бала яңа спорт мәйданчыгына киләчәк

«Лукойл» социаль проектлар конкурсының «Спорт» номинациясендә катнашып, балалар бакчасы үз проектын тормышка ашыру өчен 45 мең сум күләмендә грант алган

Проект авторы, балалар бакчасы мөдире Лилия Таһирова әйтүенчә, әлеге проектны эшләү балалар учреждениесендә язгы - җәйге һәм көзге - кышкы чорда спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыру зарурлыгына бәйле.

- Урам спорт мәйданчыгы - балаларның сәламәтлеген ныгыту, балалар арасында авыруларны профилактикалау, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тартуның тагын бер нәтиҗәле ысулы. Спорт мәйданчыгы физик культура буенча дәресләр үткәрү генә түгел, биредә ата-аналар белән берлектә төрле спорт чаралары оештырырга да мөмкинлек бирәчәк, бу һәр бала өчен бик мөһим.

Мәйданчыкны булдыру һәм туплар, кыршаулар (обруч), скакалкалар, төрле биеклектәге бум, баскетбол стойкасы, спорт лабиринты һ.б. сатып алу өчен 58 мең 500 сум акча кирәк. «Лукойл» социаль проектлар конкурсы ярдәмендә без «Сәламәт булыр өчен - балалар мәйданчыгына» проектын гамәлгә ашыру өчен 45 мең сум грант алдык. Мәгариф бүлеге һәм Әдәмсә АҖ башкарма комитеты ярдәмендә әлеге проект тиздән «Алсу» балалар бакчасы хезмәткәрләре көче белән тормышка ашырылачак.


Нет комментариев