Әдәмсә АҖдә - яңа башлык
Район яңалыклары

Әдәмсә АҖдә - яңа башлык

Әдәмсә авыл җирлеге Советы карары белән альтернатив нигездә АҖ башлыгы итеп Нәҗметдинова Альмира Инсаф кызы сайланган.

А.И. Нәҗметдинова 1983 елда Таҗикстанда туган, 2005 елда Алабуга дәүләт педагогика университетын тәмамлаган, әлеге вазыйфага сайланганчы Әдәмсә мәктәбендә укытучы булып эшләгән, Әдәмсә авыл җирлеге Советы депутаты булып тора.

Кияүдә, өч бала тәрбияли.

2020 елның сентябрендә Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган И.Ф. Гыйбадуллин вакытыннан алда үз теләге белән, шәхси гаризасы нигезендә вазыйфасыннан азат ителгән.


Нет комментариев