Ленинодагы «Ләйсән» балалар бакчасы проекты «Лукойл» конкурсында призер булган
Район яңалыклары

Ленинодагы «Ләйсән» балалар бакчасы проекты «Лукойл» конкурсында призер булган

«Спорт» номинациясендә Яңа Чишмә районыннан тәкъдим ителгән өч проект грантка ия булган.

«Балалар бакчасы - сәламәтлек һәм шатлык территориясе» дип аталган Ленинодагы «Ләйсән» балалар бакчасы проекты 200 мең сум күләмендә грант алган.

Проект авторы - балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Назарова сөйләгәнчә, хезмәттәш - педагогларның балалар сәламәтлеген яхшырту һәм саклау теләге, балаларның сәламәтлеген ныгыту процессында мөһим роль уйный торган сәламәтлек саклау киңлеге моделен булдыру идеясенә китергән.

«Бу модельгә физик культура һәм спорт белән саф һавада шөгыльләнү дә керә. Менә шунда без спорт - уен комплексы, массаж – урам сукмагы, балалар тренажеры, тренажер - велосипед сатып алу өчен акча булмау проблемасы белән очраштык та инде.

Хыялларны социаль проектлар конкурсында катнашып, тормышка ашырырга ниятләдек. Һәм бу безнең барып чыкты!»

Проект авторы сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру өчен 260 мең сум акча кирәк, шуларның 200 меңе – «Лукойл» гранты. Шул рәвешле баланың дөрес физик үсешенә шартлар тудыру хыялы якын арада тормышка ашачак.


Нет комментариев