Перспективалы сортларның элиталы орлыкларын чәчү уңышка сизелерлек өстәмә бирә
Район игенчеләре урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләделәр, моңа һава шартларының яхшы булуы да уңай йогынты ясады. Урып-җыю белән бер үк вакытта хуҗалыкларда киләсе ел уңышына нигез салу - уҗым культураларын чәчү, туфракны төп эшкәртү, орлык материалы салу һәм эшкәртү кебек эшләр алып барылды.
Көзге культуралар 16100 га мәйданда чәчелгән, шул исәптән көзге бодай 9800 га, арыш 6300 га. Эшкәртү технологияләренең элементар таләпләрен үтәп башкарылган чәчүлекләрнең торышы яхшы. Кызганычка каршы, көзнең җылы, коры булуы аркасында, туфракта уҗым культуралары өчен дым җитмәү күзәтелә, соң чәчелгән чәчүлекләрдә шытымнар йомшак, ачылып китмәгән.
2021 елда язгы бөртекле культуралар чәчүнең алдан планлаштырылган мәйданнарына район игенчеләренә 9060 тонна төрле культуралар орлыгы кирәк. Барлык хуҗалыклар да кирәкле чәчү материалы белән тәэмин ителгән, әлеге материалны чистарту һәм калибрлау, сыйфатны чәчү кондициясе таләпләренә җиткерү өчен билгеле бер тырышлык таләп ителә. 28 октябрьгә булган торыш буенча, «Агро-Основа», «Игенче» ҖЧҖдә, «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф. Р.» һәм «Весна» КФХлары «Россельхозцентр»га чәчү сыйфатын билгеләү өчен әзерләнгән партияләрдән пробалар тәкъдим иттеләр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының «2021 ел уңышы өчен бөртекле культуралар орлыкларын салу турында»гы боерыгында шундый пунктлар бар:
-Татарстан Республикасы АПК оешмалары җитәкчеләренә 1000 орлык массасы булган югары сыйфатлы орлыкларын әзерләүне тәкъдим итәргә.
- 2021 ел уңышы өчен орлыкларны тиешле документлардан башка саклауга салу рөхсәт ителми (сорттан файдалану хокукына лицензия килешүе, сорт чәчүлекләрен апробацияләү яки теркәү акты, ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәү беркетмәсе булмаганда).
Орлык – ул уңыш нигезе, уңыш фундаменты. Билгеле булганча, начар фундаментта яхшы бина төзи алмыйсың. Шулай итеп, начар орлыклар чәчеп, яхшы уңышка өметләнеп булмый. Күпчелек хуҗалыклар сыйфатлы орлыклар, перспективалы сортлар чәчкән чәчүлекләрнең сизелерлек уңыш бирүен яхшы аңлыйлар. Мәсәлән, «Козлова М.И.» КФХда 65 га мәйданда элиталы орлыклар белән чәчелгән «Память Кунакбаева» сортлы арыш һәр гектардан 60 центнер, «Зубов А.В.» КФХда элиталы орлыклар белән чәчелгән «Вакула» сортлы арпа (130 гектарда) гектарыннан 52 центнер уңыш бирде. Шул ук вакытта үзләренеке, сортсыз арпа орлыклары чәчүлекләреннән уңыш ике тапкырга кимрәк булды.
Югары репродукцияле орлыклар арзан тормый. Хәлне аңлап, РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ел саен хуҗалыкларга югары репродукцияләрнең районлаштырылган сортлар (орлыклар) сатып алуны һәм чәчүне стимуллаштыру юлларын эзлиләр һәм кулланалар. «Зубов А.В.» КФХ мисалында, югары репродукцияле орлыклар сатып алу хуҗалык өчен бик отышлы, дип инанырга була. Агымдагы ел уңышы өчен фермер А.В. Зубов тарафыннан 460 мең сумлык 23 тонна «Вакула» сортлы элиталы арпа орлыгы сатып алынган, тоннасы 20 мең сум тора. Элиталы орлыклар сатып алу өчен фермер дәүләттән 194 мең сум күләмендә һәм районлаштырылган сортларга (130 га) – 54 мең сум күләмендә субсидия алган, нәтиҗәдә, 248 мең сум акчаны кире кайтарган. Димәк, фермер сатып алуга нибары 212 мең сум гына үз акчасын сарыф иткән, ягъни бер тонна орлык өчен 9217 сум, бу якынча сатыла торган бөртекнең уртача бәясенә тиң.
2019-2020 елларда репродукцияле орлыклар сатып алуның иң зур күләме «Козлова М.И.» КФХда -310 тонна, бу елларда район хуҗалыклары арасында бөртекле культуралар уңышы буенча лидерлыкта булуларына да уңай йогынты ясагандыр, өстәвенә, агымдагы елда районлаштырылган сорт орлыклары чәчелгән мәйданнар өчен хуҗалык бюджеттан 912 мең сум күләмендә ярдәм алды.
Соңгы ике елда орлыкларны яңартуда түбәндәге хуҗалыкларда сизелерлек уңай үзгәрешләр бар, әйтик, «Агро-Основа» ҖЧҖдә 110 тонна сатып алганнар, «Закрома» ҖЧҖдә – 100 тонна, «Игенче» ҖЧҖдә – 54 тонна, «Вәлиев Ф.Р.» КФХ – 16 тонна, «Скоков Н.А.» КФХда - 15 тонна, «Садыйков М. Х.» КФХда - 12 тонна һәм «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХда - 2 тонна. Шунысы сөендерә, вак фермер хуҗалыклар арасында да сортларны алмаштыру һәм сортларны яңарту мәсьәләләренә битараф булмаучылар бар, мәсәлән, бу «Фәсахова К.М.» КФХ - 24 тонна, «Савельев А. А.» КФХ - 28 тонна, «Гарифуллин И. И.» КФХ - 14,5 тонна һәм «Артемьева Л. Р.» КФХ - 8 тонна элиталы орлыклар сатып алганнар. Дәүләт ярдәме күрсәтүнең әлеге формасын саклап калып, югарыда аталган хуҗалыклар ике-өч ел алдан үзләрен районлаштырылган сортларга субсидия алу өчен тәэмин иттеләр.
Рафис Зиниятуллин, «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы.
Нет комментариев