Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Волчья Бистәсеннән үз теләге белән СВО зонасына киткән Иван Стариков Ватан хакына үз гомерен биргән

Бүген Волчья Бистәсендә Иван Стариков белән хушлаштылар, ул СВО зонасына үз теләге белән киткән һәм Ватан өчен батырларча үз гомерен биргән.

Хушлашу мәрасименә авылдашлары, район җитәкчелеге, район учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре җыелган иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Евгений Баранов Иванның әнисенең, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаштылар. Иван Ватаныбызның тынычлыгы хакына үз гомерен кызганмаган, дип билгеләп үттеләр.

Иван Стариков үлгәннән соң Батырлык орденына лаек була, хәрби комиссар орденны әнисенә тапшырды.

Иван Стариковны хәрби хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр!

Волчья Бистәсеннән үз теләге белән СВО зонасына киткән Иван Стариков Ватан хакына үз гомерен биргән

Волчья Бистәсеннән үз теләге белән СВО зонасына киткән Иван Стариков Ватан хакына үз гомерен биргән

Волчья Бистәсеннән үз теләге белән СВО зонасына киткән Иван Стариков Ватан хакына үз гомерен биргән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев