Татарстан Республикасы Югары Судының 150 еллыгы уңаеннан Яңа Чишмә район судына «Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел» медале тапшырылган.
150 ел элек 8 ноябрьдә Казан округ судын ачу тантанасы була. Хәзерге вакытта аның варисы булып Татарстан Республикасы Югары Суды тора.
Юбилей уңаеннан, Татарстан Республикасының Югары Суд рәисе боерыгы нигезендә, вазифаи бурычларын озак еллар үрнәк итеп башкарулары, Татарстан Республикасы суд системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, суд белгечләре: Елена Гурьянова (суд системасында 23 елдан артык эшләгән), Әклимә Мифтахова (18 ел), Эльвира Фәсхетдинова (16 елдан артык) «Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел» медале белән бүләкләнгәннәр. Медальләрне Яңа Чишмә район суды рәисе Равил Закиров тапшырган һәм хезмәттәшләрен лаеклы бүләкләре белән котлаган.
Бераз тарих турында. 1870 елда Казан округ судын ачу тантанасын Казан суд палатасы рәисе, сенатор һәм яшерен киңәшче князь Михаил Шаховской үткәргән. Анда шәһәрнең югары вазыйфаи затлары, мактаулы җәмәгать судьялары, Казан император университетының барлык дүрт факультет деканнары, дворянлык җитәкчеләре, җирле земство вәкилләре чакырылган булган.
Казан округ судын ачу тантанасында ике җинаять һәм бер гражданлык бүлеге булдырылган. Суд дүрт бинада урнашкан булган. Төп бина Воскресенская һәм Поперечно- Вознесенская урамнары киселешендә (хәзер Кремль һәм Кави Нәҗми урамнары) урнашкан ике катлы йортта булган. Судның беренче рәисе - Казан император университетын тәмамлаган, Полтава округ суды прокуроры Александр Лазарев булган.
Нет комментариев