Яңа Чишмә районында 10 айда 81 бала туган
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 10 айда 81 бала туган

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 10 аенда Яңа Чишмә районында 81 бала туган, шул исәптән октябрьдә – 9 бала.

Туучылар арасында 45е малай һәм 36сы кыз.

Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан 2 тапкырга диярлек күбрәк – 10 айда 157 кеше (81 ир-ат һәм 76 хатын-кыз) вафат булды. Октябрьдә 22 кеше үлгән.

10 айда 41 туй булган (октябрьдә - 6), 20 гаилә аерылышкан, дип хәбәр итте безгә ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова.

 


Нет комментариев