Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшергәннәр
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга куюны тикшергәннәр

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары җитәкчелегендәге комиссия тикшерү өчен районның авыл хуҗалыгы оешмаларына чыккан.

-11 ноябрьдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Г. Таһирҗанов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече җитәкчелегендәге комиссия, Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгечләре, шулай ук район Гостехнадзор бүлеге начальнигы район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга куюның сыйфатын тикшерде, - дип хәбәр итте редакциягә Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы Рәис Хисмәтуллин.

Комиссия авыл хуҗалыгы оешмалары территорияләрен тәртиптә тоту һәм ремонтлау остаханәләрендә ремонт эшләренең барышын тикшергән. Ул «Закрома», «Агро-Основа», «Игенче» ҖЧҖдә, «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.», «Козлов В. А.» һәм «Козлов А. Е.» КФХларында булган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Н.А. Скоков»,

 «Козлов В. А.» һәм «Козлов А. Е.» КФХларында техниканың кышка яхшы әзерләнүен билгеләп үткән.


Нет комментариев