19 ноябрьгә җир пайларын арендага бирү өчен исәпләнгән 29 млн. сумның 20 млн. сумнан артыграгы түләнгән, дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.
Җир пайлары хуҗаларына акчалата 2,1 млн. сум, тоннасы 900 сум исәбеннән 260 тоннага якын печән һәм 2 мең тоннага якын ашлык белән түләнгән (центнеры 910 сумнан).
Арендага түләүне «Агро-Основа» һәм «Закрома» ҖЧҖ, шулай ук «Архангельское «КФХ» һәм «Козлова М.И.» КФХдан тыш, барлык авыл хуҗалыгы оешмалары да диярлек төгәлләгәннәр.
«Закрома» ҖЧҖдә – исәпләнгән 7,8 млн.сумның 2,3 млн. сумы, «Агро - Основа» ҖЧҖдә - 9,8 млн. сумның 6,9 млн. сумы түләнгән.
1 декабрьгә кадәр арендага алучылар белән исәп-хисапны төгәлләргә кирәк, декабрьдә пайчылар белән яңа җыелышлар булачак.
Нет комментариев