Яңа Чишмә терлекчеләренең күрсәткечләре начар түгел
Район яңалыклары

Яңа Чишмә терлекчеләренең күрсәткечләре начар түгел

10 ноябрьдә «Скоков Н.А.» КФХ базасында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә, агымдагы елның 10 аена терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан барлык җыелучылар фермер Николай Скоковның 57 нче номерлы ат заводын, мехмастерскоен, ындыр табагын һәм терлекчелек биналарын карадылар. Бүген аның 240 баштан артык аты бар, алар өчен яңа бина төзелгән, бетон юл салынган. Фермер заводта үстерелгән атларны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә сата (Урта Азия илләре, Төньяк Корея, Кытай). Орлов токымлы юртакларның күбесе халыкара ат чабышларында җиңү яулыйлар.

 Механизаторларның остаханәсе һәм ындыр табагы республика программасы буенча ремонтланган, механизаторларга ремонт эшләрен алып бару өчен тиешле шартлар тудырылган.

Ит юнәлешенә  килгәндә, хуҗалык  менә инде 3 нче ел  герефорд токымлы МЭТ үстерү белән шөгыльләнә.

-Бу бик отышлы эш, алар ашауда таләпчән түгел, нигездә без аларны кардаларда асрыйбыз. Мәрмәр иткә Татарстанда гына түгел, хәтта башка регионнарда да ихтыяҗ зур, - дип билгеләп үтте Николай Скоков.

Аннары Петропавел АМЙда киңәшмә узды. Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов җентекле анализ ясады.

- Нәтиҗәләр, нигездә, уңай, - дип билгеләп үтте ул. - Күрсәткечләр сарыклар саны буенча (2019 ел белән чагыштырганда 369 башка кимрәк) һәм бераз бозаулар үрчеме буенча (минус 9 баш) гына тискәре.

Бүген хуҗалыкларда 16531 баш МЭТ, шул исәптән 5707 сыер, 1053 баш ат һәм 1606 баш сарык бар.

10 айда 24308 тонна сөт савылган (2019 елга карата 104%), бер сыердан 4259 кг сөт савылган, 21790 тонна сөт сатылган, сатуның уртача бәясе 26,9 сум/кг тәшкил иткән. 4982 баш бозау алынган.

10 ай нәтиҗәләре буенча дүрт хуҗалык («Агро-Основа» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Козлова М.И.» һәм «Скоков Н.А.» КФХлары) 2019 ел дәрәҗәсенә карата 4 төп күрсәткеч (МЭТ саны, сөт саву, ит җитештерү һәм бозау алу) буенча уңай нәтиҗәләргә ия, калган хуҗалыкларда 1-2 күрсәткеч буенча нәтиҗәләр 100% тан кимрәк.

Киңәшмәдә үзара салым акчаларын үзләштерү турында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, салымнар түләү торышы турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, үткәрелә торган ветеринария чаралары турында ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин, техниканы кышкы саклауга кую турында район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Ильяс Фәсхетдиновлар чыгыш ясадылар.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов эштәге уңышлар һәр эшченең эшенә бәйле булу сәбәпле, барлык җирдә дә үз хезмәткәрләре өчен тиешле эш шартлары булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук аренда өчен түләү мәсьәләләренә дә тукталды - пайчылар белән 1 декабрьгә кадәр исәп - хисап ясарга кирәклеге турында искәртте.


Нет комментариев