Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Зирекле авылында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар

30 ноябрьдә Зирекле авылында махсус операция вакытында һәлак булган Марат Биктимировны соңгы юлга озаттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов хәрбинең әтисенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Марат Мансур улы хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме туган авылында мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдиновлар да шулай ук кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.

Контрактка кул куйганчы Марат Биктимеров җирле КФХда эшләгән, үзен ярдәмчел һәм намуслы хезмәткәр буларак күрсәткән.

Марат Биктимеровны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар.

Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев