Ауда да тәртип кирәк
Без, законнарны үтәүче аучылар, ау сезоны ачылыр алдыннан ауга юлламалар алабыз - без җәяүләп, кышын чаңгыларда ауга чыгабыз.
Безнең өчен ау үзе бер бәйрәм, табигать белән аралашу, спорт белән шөгыльләнү. Без ял көннәрен түземсезлек белән көтеп алабыз, кышын ял алабыз - гаҗәеп мавыгу булган ауга чыгабыз. Ауның уңышлы булганы да, уңышсызы да була, кайчагында 30ар чакрым ара урап та буш кул белән кайтасың, ул шуңа да ау дип атала, ерткыч җанвар да үтә сизгер һәм акыллы, аучыны да хәйләләргә мөмкин. Тик без боегып утырмыйбыз, аучылык җирләрендә - урманнарда җанварлар җитәрлек, димәк уңышлы ау, бәйрәмнәр дә алда булачак. Тик шундый хәлләргә дә тап булабыз, көзен, кыш башында без уҗым басуларының автомобиль белән йөрүче браконьерлар тарафыннан аркылыга-буйга таптатылып бетүен күрәбез, алар төнлә фара яктысында җәнлек аулыйлар. Кышын кар өстендә йөрүче техника (снегоход) белән урман посадкаларын, куакларны, елга тирәләрен ергалап бетерәләр. Шулай да булгалый, безнең эзәрлекләүче эт куян куа, шул чак берәр бәндә кар автомобилендә "очып" килеп безнең җәнлекне бәреп ега да, үтеп китә. Узган ел Акбүре авылы янында шундый хәлне күзәтергә туры килде, браконьер ике чаңгылы кар автомобилендә куян куып килде, мескен хайван тәмам хәлсезләнгәч, тере килеш багажнигына салып, китеп барды. Андый очраклар байтак. Болар - кеше дә, аучы да түгел, ә чын браконьерлар, чик-чаманы белмәүчеләр, ау һәм аучылык кагыйдәләрен бозучылар.
Без, Яңа Чишмә районы аучылары, газета аша гражданнарның хокукларын һәм законнарның үтәлешен контрольдә тотарга тиешле хакимият органнарына һәм урындагы шәхесләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Әлеге автомототәртипсезлеккә зинһар киртә куегыз.
Редакциядән: Газетага бастырыр өчен әзерләнгән хат район үзәге оешмалары җитәкчеләре белән үткәрелгән планеркада тикшерелде, район башлыгы Вячеслав Козлов прокуратурага, полиция бүлегенә әлеге мәсьәләләрне контрольга алырга, ә Дәүләт техник күзәтчелегенә - гражданнарда булган барлык кар автомобильләренең исәбен алырга, аларның техник карау узганлыгын тикшерергә һ.б. йөкләде.
Р.S. Хатны газетага бастырырга әзерләгәндә аучылык итү кагыйдәләрен бозуның яңа факты ачыкланган. Петропавел Бистәсендә яшәүче В.Ю. Лазарев "Буран" кар автомобилендә корал белән ауга чыккан, бу катгый тыела. Аучылык җәмгыяте рәисе А. Михайлов ясаган кисәтүләргә янау һәм сүгенү сүзләре белән җавап биргән. Бу эш 28 гыйнварда ДИК да (дисциплинар-иптәшләр комиссиясе) каралган. Карар нәтиҗәсендә В.Ю. Лазаревка шелтә ясалган һәм ул 1 елга чаклы аучылык итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Алексей Михайлович билгеләп үткәнчә, кар автомобилендә аучылык итү өчен махсус рөхсәт кәгазе алу кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев