Экипаж – үзе бер гаилә
26 ноябрьдә Красный Октябрь поселогыннан Николай Ерохин "Сәмум" кораблендә хезмәтен тәмамлап өенә кайтты, икенче көнне үк ул әнисе Светлана Михайловна белән бергәләп Әниләр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип аталган кичәгә килде. Хәзергесе вакытта "Сәмум"да язгы чакырылыштан тагын 4 егет калган, көзге чакырылыш тулысынча демобилизацияләнгән һәм районга әйләнеп кайткан. -Корабль экипажы...
26 ноябрьдә Красный Октябрь поселогыннан Николай Ерохин "Сәмум" кораблендә хезмәтен тәмамлап өенә кайтты, икенче көнне үк ул әнисе Светлана Михайловна белән бергәләп Әниләр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип аталган кичәгә килде.
Хәзергесе вакытта "Сәмум"да язгы чакырылыштан тагын 4 егет калган, көзге чакырылыш тулысынча демобилизацияләнгән һәм районга әйләнеп кайткан.
-Корабль экипажы бер гаилә кебек, - ди хезмәте турында сөйләгәндә Артур, командирлар, механиклар бик әйбәт. Хезмәтнең үткәнен сизмәдем дә. Без диңгезгә чыктык, Кара Диңгез флотының туган көнен бәйрәм итүдә катнаштык. Хезмәт итүе күңелле, өстәвенә янәшәдә үз иптәшләребез дә булды,- ди солдат. - Дөнья күреп кайтты, моңарчы әллә кая бара алганы да юк иде. Октябрьдә 18 яшен тутырды, бер айдан 118 нче ҺУ да укыган җиреннән (1 курс) армиягә алдылар. Без, әти-әниләр, район делегациясе составында яннарына да барып кайттык, хезмәт итү шартларының әйбәт булуын үз күзләребез белән күрдек. Улыбыз корабль командиры биргән әйбәт характеристика, рәхмәт хатлары белән кайтты. Хәзер училищеда эретеп ябыштыручы - шофер һөнәренә укуын дәвам итәчәк, - диде Светлана Михайловна.
15 декабрьдә тагын дүрт якташыбыз - Денисов Денис, Косов Денис, Мишкин Артем һәм Нуруллин Райнур «Сәмум»га хезмәт итәргә китәчәк.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев