Сәламәтлек сагында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Медицина хезмәткәрләренә алдан иминият пенсиясе
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Ольга Попкова медикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм медицина хезмәткәрләренең пенсиягә чыгулары турында күп санлы сорауларга аңлатмалар бирде.
-
Балаларда полиомиелит профилактикасы
Соңгы елларда ТР-да полиомиелитка каршы прививка ясалмаган балалар саны (15 яшькә кадәрле) артуы күзәтелә.
-
Медиклар елга нәтиҗә ясады
Дәвалау-профилактика учреждениеләре эшендә уңышка ирешүнең төп факторы - диспансерлаштыру. Яңа Чишмә РҮХ 2015 ел өчен әлеге мәсьәлә буенча планны арттырып үтәгән. Бу район халкының сәламәтлегенә кагылышлы барлык проблемалар да хәл ителгәнне аңлатамы? 25 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләве буенча идарә начальнигы Дмитрий Фролов, район башкарма...
-
Африка чумасы: без аны бусагага да бастырмыйк
Россия территориясендә (Пенза өлкәсендә һәм Кырымда) дуңгызларда африка чумасы авыруы ачыкланган. Дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) - аеруча куркыныч, кискен йогышлы, вируслы авыру. Вирус елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге һәм төрле токымлы кыргый һәм йорт дуңгызларын зарарлый. Хайваннарыңны йогышланудан саклау өчен ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт түбәндәгеләрне тәкъдим...
-
Поликлиникада яңа технология кертелә
13 февраль көнне район үзәк хастаханәсендә министр Адель Вафин җитәкчелегендә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан зур делегация булып китте. Бу көнне безнең хастаханәдә эш урыннарын автоматлаштыру буенча пилот проект эшкә җигелде. Пилот дигәне республикада беренче булып дигәнне аңлата. Ике атна дәвамында Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бер төркем белгеч - электронщиклар РҮХ поликлиникасында...
-
Медицина хезмәткәре буласым килә...
Шимбә көнне, 6 февральдә, Яңа Чишмә РҮХ-дә районның өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне булып үтте. Анда медицина хезмәткәре булырга теләгән 20 дән артык укучы катнашты. Өстәвенә, РҮХ баш табибы Ришат Билалов әйтүенчә, ВУЗ-ларга укырга җибәрүдә өстенлек егетләргә бирелә икән, чөнки кызлар 5-6 ел эчендә кияүгә чыгалар һәм башка...
-
ВИЧ-инфекцияле авырулар районда – 7 кеше
Кешеләр дәвалап булмый торган СПИД авыруы турында ХХ гасыр азагында ук хәбәрдар иде. Бүгенгесе көндә аның турында азрак сөйлиләр - ХХI гасырның "үз" авырулары - "дуңгыз гриппы", "Эбола" бизгәге һ.б. баш калкытты, тик бу әле "ХХ гасыр чумасын" җиңдек дигән сүз түгел. Статистика СПИД һәм ВИЧ-инфекция корбаннарының арта баруын раслый,...
-
Грипп һәм орз белән авыраучылар күзәтелми
Районда грипп һәм ОРЗ белән авыраучылар саны арту күзәтелми, дип хәбәр итте РҮХ-нең баш табибы Ришат Билалов.
-
РҮХ поликлиникасында шартлар шәп
Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасының күп кенә кабинетларында капиталь ремонт төгәлләнгән, хәзер анда бик матур, чиста һәм төзек.
-
Уңай яклар һәм җитешсезлекләр
Районда сәламәтлек саклау тармагы адресына кайчагында өлкән яшьтәге пациентлар тарафыннан ризасызлык (шелтә) белдерелә. 18 декабрьдә Яңа Чишмә РҮХ-дә Наилә Закирова җитәкләгән социаль сәясәт буенча даими комиссиядән бер төркем депутатлар һәм райондагы җәмәгать оешмалары вәкилләре булып киттеләр. Комиссия РҮХ пациентлары арасында җирле сәламәтлек саклау оешмасына булган дәгъваларны ачыклау максатыннан анкета тутыртты,...
-
Хезмәтне саклауга “Әйе!“ диябез
Яңа Чишмә РҮХ өченче ел рәттән районның бюджет оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча 1 урынны били. Монда хезмәтне саклау "галочка" өчен генә түгел, ә чын мәгънәсендә хезмәткәрнең мәнфәгатен яклаучы һәм аның теләсә нинди проблемасын хәл итә алырлык көч аркасында эшли. Бу - профсоюз оешмасы.
-
Сак булыгыз – котыру авыруы!
Котыру авыруы - ахыры үлемгә китерүче куркыныч вируслы авыру. Аны тудыручы вирус үзәк нерв системасын зарарлый һәм баш, арка миендә, төкерек бизләрендә - авыру терлекләр һәм кешеләр селәгәендә була.
-
Соцпакетмы әллә акчамы: уйланырга вакыт бар әле
"Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыргамы, дарулар сайларгамы?" - бу сорау беренче карашка федераль дәрәҗәдә ташламадан файдаланучы һәркем өчен катлаулы күренергә мөмкин. Яңа Чишмә районында барлыгы 1517 ташламачы яши, шуларның 612-сен бу сорау борчымый - алар социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланалар, баш тартучылар күбрәк - 905 кеше (59,7%). Хөкүмәт ай саен дарулар...
-
Сакланганны - Ходай саклар
Соңгы өч елда районда тагын 25 сабый туа алган булыр иде. Тик аларны туганчы ук үтергәннәр. Әйе, аборт - ул үтерү. Ничек кенә булмасын, йөклелекне өзү элеккегечә төрле проблемаларны хәл итүнең бер юлы булып тора. Статистика күрсәткәнчә, гади гражданга 3 яки 4 бала үстерүне гаилә бюджеты күтәрә алмый. Тик эш...
-
Күркәм табиб һөнәре
Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы бәйрәм көнендә без үзебезнең эшләргә йомгак ясыйбыз. Иң лаеклы медикларны хөрмәтлибез. Районда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасының ел саен ныгый баруы сөендерә. "ТР да башлангыч медик-санитария ярдәмен камилләштерү" программасын тормышка ашыру кысаларында Өргәнчә, Сөлчәбаш авылларында ФАП-ларга ремонт...