Якташ шагыйрәбез Лилия Фәттахованың «Тукай йолдызлыгы» әдәби бәйгесендә «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә кызыксындыру премиясенә ия булган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
“Шагыйрь эзеннән барганда ...” шигырьләр циклы
Чагыштыру
Бу илдә табынып кына яшиләр...
Г.Морат
Эттән алып эткә салган кемдер
Һәм күкләргә чөйгән башкалары.
Һәйкәл булып торып басасыңны
Уйладымы икән башкайларың...
Агартканнар сине,
Каралтканнар.
Кызартканнар –
Еллар “кызыл” чакта.
Җиңүчеләр язган тарих сыман –
Төс үзгәрткән синең язмыш-чаптар.
Һәйкәл булып баскан көннән бирле
Тоныклана барган сыман йөзең.
Шигырьләрдән шигарь ясый-ясый
һәрбер буын синнән нидер эзли...
Ә син – Кеше.
Бары кеше генә.
Син үзең дә
Шулай дияр идең.
Чын асылың аңлап сөйгәннәрнең
Алларына башың ияр идең.
Их, бу илнең иске гадәтләре!
Искерәлми –
Гел яңартып торгач.
Гел табынып торгач кешеләргә,
Яңа потлар гел табылып торгач...
Потлар илен
Һаман котлап торгач,
Ихлас хисләр төсен җуя бара...
Ә шигырь ул – төссез хисләр түгел,
Ә шагыйрь ул – тоташ әрнү-яра...
Агартканнар сине.
Каралтканнар.
Кызартканнар...
Кемгә ничек уңай...
Мин тик хәзер ачам бугай сине,
Якыная барам сиңа шулай.
Уртак төш
Көймәгә су керә:
Учлап су түгәбез.
Борчулы йөзләрдә –
Чорның ут шәүләсе.
Шулкадәр таныш ул.
Шулкадәр борынгы.
Һәм артта тора күк
Сурәнең “әгълә”се.
Сүзләрнең әгъләсен
Көтә күк күңелләр.
Тик канча өметләр
Дәрьяга күмелә...
Бу – безнең уртак төш
Һәм уртак сызлану.
Гасырлар кичсә дә,
Юк аның узганы.
Юк аның кызганып,
Онтылып торганы.
Башыңнан бөркәнеп
Куйсаң да юрганың,
Ул юрган тукылган
Тынгысыз уйлардан –
Пышылдый күк гүя:
“Үз юлың тап, олан!
Көймәнең тишеген
Томалау зарурдыр.
Учлап су түгүләр –
Мәңгелек зарыңдыр”.
Уртак төш.
Уртак өн.
Күп еллар – арада.
Гамь тулы бер көймә
Чайкала дәрьяда...
Әгълә – бөек, иң югары дәрәҗәдә, иң әһәмиятле һ.б. мәгънәләре бар.
Чатта
Сөялгәнсең чатта баганага...
Г. Тукай “Эштән чыгарылган татар кызына”.
Сөялгән дә чатта баганага
Каһкаһәләп көлә Иблис-мәлгунь.
Аһ, никадәр ләззәт бирә аңа
Адәмнәрнең юлдан язган мәле.
Аһ, никадәр татлы мизгелләр бу –
Кара көчнең кабат җиңүләре!
Иңрәүләре мескен адәмнәрнең,
Оят булып җиргә иңүләре!
Чирү-чирү килә тора алар –
Кара көчнең тугры яраннары.
Мең яшәсен җирдә гүргә кермәс
Хыянәтләр, хөсет, ялганнары!..
Таптасыннар, тапласыннар әйдә
Хакны белмәгәннәр берсен-берсе.
Хәя хакын санлый белмәгәннәр
Күкрәк киереп, “мин кем!” диеп йөрсен!..
Сөялгән дә чатта баганага
И тантана итә мәлгунь Иблис!
Ил өстенә эңгер-меңгер иңгән –
Нурлар тонык сыман, юл – билгесез...
... Уч төбендә сыман бу дөньялык.
Бар яшерен – шундый аермачык.
Карый Шагыйрь Иблис күзләренә –
Һәм берсе дә китми чаттан качып...
Үз Тукае
Һәр кешенең үзенең Тукае бар,
Һәркем аңа үз юлыннан килә:
Үз күңеле таптырганны таба,
Үз акылы аңлаганны белә...
Һәр кешенең үзенең Тукае бар –
Бала җанлы нарасый ул кемгә,
Ә кемгәдер – бөек, даһи акын –
Юл сабучы төннән аяз көнгә...
Һәр кешенең үзенең Тукае бар –
Кемгә якын, кемгә – ерагырак.
Кемдер “Туры Тукай” булып атлый,
Кемдер сукмак сала урабырак...
Һәр күңелнең үзенең Тукае бар –
Үз былбылы, үзенең ай-кояшы.
Тарала күк шулай татар рухы
Һәр күңелгә берәм-берәм шакып...
Безнең җырлар
Көемезнең алтынын кояр шикелле тоела...
Г.Тукай, “Халык әдәбияты”
Безнең җырлар – безнең тарих алар,
Безнең көйләр – безнең үткәннәр...
Ул үткәннәр күпме өметләрне
Утлы сулыш белән өткәннәр.
Ул үткәннән дала иңләп килә
Чаптарларның җилдәй җитезләре,
Ул үткәндә кара урманнарда
Бар күк һаман яхшы ат эзләре...
Ул үткәндә тулган айга карап,
Сагышлана сыман Гөлҗамаллар...
Кичке шәфәкъ булып җәелә анда
“Зиләйлүк”ләр белән “Ашказар”лар ...
Ул үткәндә дан да, ачыну да,
Үтә белми торган әрнүләр дә...
Шулар саркый безнең җырулардан
Һәм моң булып утыра бәгырьләргә.
Чит берәүләр моны ничек тойсын?!
Безнең моңнар – безнең рухның сере.
Моңсыз җырлар басып китсә әгәр,
Кем әйтәлер, рухыбыз, дип, тере?!
Халкың белән
Я была тогда с моим народом,
Где мой народ, к несчастью был...
Анна Ахматова. “Реквием”
Син ул чакта
халкың белән идең –
Халкың күргән
хурлыкларны күрдең.
Тәкъдиреңнән
ачык чырай көтеп,
Кулдан-кулга йөрдең.
Син халкыңның
Зурлыгын да белдең –
Милли моңнар аша
Җанын күрдең.
Моң саркыган
Һәрбер ярага син
Шифам тисен диеп,
Тының өрдең.
Син ул чакта
Халкың белән идең...
Син хәзер дә
Халкың белән, Тукай!
Синең аша
Ул һаман да әле
Тәкъдиренең
Харитасын тукый.
Синең аша
Ул һаман да әле
Үз җанының
Серен ачмак була.
Замананың
Туктамыйча искән
Ачы җилләреннән
Качмак була.
Синең язмыш –
Халкың язмышы да,
Хак-нахагы
Бергә төенләнгән.
Бер улакка салып
Төелгән ул
Бу – дөньялык дигән
Тегермәндә.
Әгәр...
Уйлап куйдым әле. Болай гына.
Уй көтүе кайчак таралгалый –
Искәрмәгән-көтмәгән дә чакта
Әллә нинди уйлар яралгалый.
...Әгәр Тукай вакыт аралыгын
Үтсә безнең көннәр ешлыгында
һәм ишетсә яңа муллаларның
“Бәдәвам”ын мәчет ышыгында,
Нинди сүзләр үрер иде икән
Каты кыллы тәнкыйть камчысына?
Һәм түзәрме барлык “мөхтәрәм зат”
Аның үт сытарлык ачысына?
Әллә хәзер азмы томаналык?
Әллә хәзер юкмы кадимчеләр?
Тәрәккыят юлларына басып,
“Сез җаһил дә мәкруһ” диючеләр?
Һәр заманда бар ул Гайниҗамал*!
Ул булырга тиеш, һич шикләнмим.
Адәмнәрне шулай сыный Аллаһ –
Тик көрәштә генә җан мүкләнми.
Тик Ак белән Кара тартышыннан
Туа тора юлның бүгенгесе.
Тукай камчысына эш күп көннәр –
Әгәр Хакка хезмәт итәм дисәң...
Гайниҗамал* - Тукайның сатира утына эләккән иске карашлы Гайнетдин Җәлалетдинов исемле хәзрәт
Тәхәллүсләр
Син – “Шүрәле” – кетеклисең:
Кытыгыңа тигән хәлне
“үтүклисең”!
Син – “Биик усал”:
Әдәп саклап,
Эзоп теле белән генә
Эш йөртмисең!
“Гөмберррт” үзең –
Һич көтмәгән мәгънә табып,
Укучыны
сискәндереп җибәрәсең.
“Фәйләсүфләр” булгалыйсың –
Иләгеңдә
Дөньялыкның кибәкләрен
Җилгәрәсең.
“Имзасыз да Яраретдин”
дисең кайчак –
Язганыңа көлемсерәп
хак куясың.
Ә иң җитди эшләреңә –
икеләнми –
“Г.Тукаев” диеп аерым
Ат уясың.
Япь-яшь Тукай!
Гади дә син, гали дә син!
Төрле имза кебек төрле
Синең дөньяң.
Синең дөньяң – синең күңелеңә
Безнең рухның
Күпме сере сыйган...
Җавапсыз сораулар
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ни китердең ят кеше?!
Г.Тукай “Өзелгән өмид”
Нинди шагыйрь булыр идең икән
Затлы йортта үссәң?
Өлешеңә ятимлекләр түгел,
Алтын-көмеш тисә?..
“Зур укулар” тисә өлешеңә
һәм зыялы дуслар,
Талкымаса әгәр күңелеңне
“Аккош, чуртан, кысла”*...
Тик ишетеп кенә чамаласаң
“кара халык” хәлен...
Сузар идең микән моңлы җырлар –
Ачы хәсрәт көен?
Былбыл гына очар иде микән
Күңел багларыңнан?..
Нинди күзлек аша карар идең
Гавам зарларына?..
Дәрдмәнд сыман булыр идең микән,
Әллә Әмирханмы?..
Эчтән генә сызар идең микән,
Дөрләр иде ялкын?!
Тик Китабе Хикмәттәдер җавап...
Шунсын гына беләм –
Бөек тетрәнүләр чорына син
Бик урынлы килгән.
Бик урынлы килгән!
Синең ур(ы)ның –
Ул бары тик сиңа гына таман.
Юккамыни, киләчәккә юлны
Дөреслибез сиңа карап һаман...
Сезгә кызыклы булырга мөмкин:
Якташыбыз «Тукай йолдызлыгы» конкурсында җиңүче!
Нет комментариев