12 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9044 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

12 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9044 очрагы теркәлгән

Бүген Татарстанда COVID-19ның 59 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 57се – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 49 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18 яшьтән 30га кадәр - 5, 30 яшьтән 50гә кадәр – 19, 50дән 60ка кадәр – 14, 60тан 70кә кадәр – 14, 70тән – 80гә кадәр – 6, 80нән 90га кадәр - 0, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.

География: Казанда - 40, Яр Чаллыда – 1 очрак, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Лаеш, Сарман районнарында – 1әр очрак, Алабуга, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында – 2шәр очрак, Яшел Үзән районында – 3 очрак теркәлгән.

 Барлык чорда 7979 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 46сы - узган тәүлектә.


Нет комментариев