Татарстанда COVID-19ның 67 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се читтән кертелгән, 65е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 61 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 0, 18 яшьтән 30га кадәр - 8, 30 яшьтән 50гә кадәр – 28, 50дән 60ка кадәр – 17, 60тан 70кә кадәр – 9, 70тән – 80гә кадәр – 5, 80нән 90га кадәр - 0, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда - 49, Яр Чаллыда – 4 очрак, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Саба районнарында – 1әр очрак, Әлмәт һәм Алабуга районнарында – 2шәр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 8028 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49зы - узган тәүлектә.
Нет комментариев