Җыелган акъярлыларга-өлкәннәргә һәм балаларга - республикада умартачылыкның традицияләре, балның файдасы турында сөйләделәр, бу темага брошюралар тараттылар һәм авыл халкының төрле умарталыгыннан бал белән сыйладылар.
- Бал ашагыз, бу-күп авырулардан дәвалау чарасы. Көн саен иртән бер бал кашыгы бал кабу организм өчен бик файдалы, ул энергия һәм витаминнар чыганагы, - дип киңәш итте авылдашларына акцияне оештыручы Әдилә Галимова.
Балның файдалы үзлекләре
Бал бактериягә, гөмбәгә һәм вируска каршы чара булып тора.
Балага йоклар алдыннан бирелгән бер бал кашыгы бал тынычландыру чарасы булып тора, тизрәк йокларга һәм астын юешләтмәскә ярдәм итәчәк.
Бал кешенең энергетика дәрәҗәсен, тормыш тонусын арттыра һәм көч бирә. Борынгы Олимпия уеннары вакытында спортчыларның бик күп бал кулланулары юкка гына булмаган.
Ютәлне бал белән дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Салкын тигәндә төнгә балны бер стакан кайнар сөт белән эчегез.
Имбир, лимон согы һәм җылы су белән кушылган бал күңел болгану хисен киметә һәм көч бирә.
Табигый балны куллану мускулларда көзән җыеруны киметергә ярдәм итә.
Бал анемияне дәвалаганда кулланыла, чөнки анда бик күп файдалы матдәләр, бигрәк тә тимер һәм бакыр бар.
Бал эчәк авыруларының барлык төрләрендә дә кулланыла, чөнки ул бик яхшы бактерияләргә каршы чара булып тора.
Кандагы шикәр микъдары кимегәндә кеше арыганлык һәм еш йөрәк тибүен тоя. Бал бу тискәре тойгыларны бетерә.
Балда азык эшкәртү өчен мөһим ферментлар бик күп.
Бал-төрле яраларда менә дигән чара. Чөнки ул антисептик, бактериягә һәм гөмбәгә каршы үзлекләргә ия.
Нет комментариев