Татарстанда COVID-19ның 61 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 60ы – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 9 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 52 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18-30 – 5, 30дан 50гә кадәр – 28, 50-60 – 8, 60-70 – 15, 70-80 – 4, 80-90 – 0, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.
География: Казанда – 35 очрак, Баулы, Биектау, Яшел Үзән , Кама Тамагы, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – 1әр очрак , Азнакай, Бөгелмә, Лаеш, Саба районнарында – 2шәр очрак, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районннарында – 3 әр очрак теркәлгән.
Барлык чорда 8223 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49ы узган тәүлектә.
Нет комментариев