Татарстанда COVID-19ның 61 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се читтән кертелгән, 58е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 45 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 4
18 яшьтән 30га кадәр - 6
30 яшьтән 50гә кадәр – 19
50дән 60ка кадәр – 1
60тан 70кә кадәр – 8
70тән – 80гә кадәр – 9
80нән 90га кадәр - 4
90 яшьтән өлкәнрәк - 0
География: Казанда - 37, Яр Чаллыда – 3 очрак, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Саба һәм Чистай районнарында – 1әр очрак, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында – 2 очрак, Әлмәт һәм Алабуга районнарында 3әр очрак, Югары Ослан районында – 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 8318 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44е - узган тәүлектә.
Нет комментариев