20 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9556 очрагы теркәлгән
Җәмгыять

20 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 9556 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 67 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5се читтән кертелгән, 62се башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 60 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18 яшьтән 30га кадәр - 5, 30 яшьтән 50гә кадәр – 26, 50дән 60ка кадәр – 12, 60тан 70кә кадәр – 13, 70тән – 80гә кадәр – 10, 80нән 90га кадәр - 0, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.

География: Казанда – 34 очрак, Яр Чаллыда – 3 очрак, Алексеевск, Арча, Балтач, Менделеевск, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай районнарында – 1әр очрак, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Лаеш, Нурлат, Питрәч районнарында – 2шәр очрак, Яшел Үзән районында 10 очрак теркәлгән.

 

 Барлык чорда 8373 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 55се - узган тәүлектә.


Нет комментариев