Татарстанда COVID-19ның 28 яңа очрагы теркәлгән,19ы – читтән кертелгән, калганнары – контактлы .
4 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр-1, 18-30-0, 30-50-8, 50-60-6, 60-70-6, 70тән 80гә кадәр-7,
80-90-0, 90 яшьтән өлкәнрәк-0.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 19, Әтнә районы-1, Югары Ослан – 1, Биектау – 2, Яшел Үзән – 1, Кайбыч – 1, Лаеш районы-3.
Барлык чорда 5235 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 13е- узган тәүлектә.
Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.
Чирмешән районында яшәүче 1952 елда туган кеше расланган маршрут нигезендә Әлмәт резерв госпиталенә китерелә. Хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән анестезиология һәм реанимация бүлегенә хастаханәгә салына. Хастаханәгә кергәндә хәле бик авыр була. Лаборатор тест нәтиҗәсендә яңа коронавирус инфекциясе булу расланган.
1985 елда туган ир-ат Казан шәһәренең 7нче номерлы ГКБ базасында, COVID-19 вирусы китереп чыгарган коронавирус инфекциясе , пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә салына. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
28 августка Татарстанда барлыгы COVID-19дан үлүнең 59 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев