2019-2020 уку елын тәмамлап, Акъяр мәктәбе-балалар бакчасы җитәкчесе вазыйфасын яшь директорга тапшырып, Фоат Фәрхәев агымдагы елның июненнән лаеклы ялга китәргә карар кыла.
Ул Акъяр авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә (алты баланың иң кечкенәсе) туып үсә. Кечкенәдән әти-әнисенә өйдә дә, эштә дә булышкан, Шахмай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, физик яктан чыныккан егет Әлмәт физкультура техникумына укырга кергән. Уку дәверендә 1974-1976 елларда Совет Армиясенең десант гаскәрләрендә хезмәт итә.
Удмуртиядә һәм Яр Чаллыда белгечлеге буенча бераз эшләп, яшь белгеч 1978 елда Шахмай урта мәктәбенә физрук булып урнаша. 9 ел дәвамында ул физкультура укыткан, аннары Фәрхәевларның яшь гаиләсе (Шахмай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия белән алар 1979 елда өйләнешкәннәр) Акъярга күченәләр.
Биредә «Маяк» колхозы җитәкчеләре аны авыл советы рәисе вазыйфасына “димли”, әмма Фоат Фәрхәев берникадәр эшләгәннән соң, мәктәпкә, яраткан эшенә керешә. 1987-88 елларда Акъярда мәктәп капиталь ремонтлана, башта ул сигезьеллык, ә 1989 елда инде урта мәктәп була.
Мәктәп «Маяк» колхозы ярдәме белән ремонтлана, Фоат Сәгыйр улы да төзелешкә күп көч һәм энергиясен бирә. Ә 1999 елда авылда яңа мәктәп төзелә.
Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң (эштән аерылмыйча) Фоат Фәрхәев физкультура белән бергә соңгы 20 елда технологияне дә укыта.
2009 елда аны мәктәп директоры итеп билгелиләр һәм ул мәктәпне ремонтлауда ярдәм сорап якташы, элекке укучысы Рифнур Сөләймановка мөрәҗәгать итә. Аның ярдәме белән мәктәп үзгәрә – уен мәйданчыгы пәйда була, барлык электр үткәргечләр, керү төркеме алыштырыла, брусчатка җәелә һ. б.
Төрле спорт ярышларында Акъяр авылында һәрвакыт көчле команда булуында Фоат Фәрхәевның да өлеше зур. 10нан артык укучысы аның эзеннән киткән һәм физкультура укытучылары булган (Илгизәр Гайнуллин, Рөстәм Мифтахетдинов, Илгизәр Сабиров, Марс Әхмәтов - безнең районда һәм аннан читтә эшләүче башка бик күпләр). Соңгы елларда шулай ук технология буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда да сизелерлек уңышларга ирешкәннәр. Фоат Фәрхәевның хезмәте Татарстан һәм Россия Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
Фоат һәм Рәмзия Фәрхәевлар гаиләсе авылда хөрмәткә ия. Алар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, икесе инде үз гаиләләрен корганнар, әти-әниләренә ике онык (әлегә) бүләк иткәннәр. 42 ел мәктәптә эшләп, Фоат Сәгыйр улы лаеклы ялга китәргә булган. Әмма ул мәктәптә еш кунак, киңәш-тәкъдимнәр белән яшь директорга ярдәм итә, укытучылар, балалар белән очраша.
Өйдә исә ул үз хуҗалыгында шөгыльләнергә ярата, мал-туар да асрыйлар, умарталары, зур бакча бар. Ул авылның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, соңгы өч чакырылыш җирле Совет депутаты булып тора.
Нет комментариев