Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архангел Бистәсендә Дан аллеясын Җиңү белән кайткан сугышчыларның исемнәре язылган плитәләр дәвам итәчәк

«Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында Яңа Чишмәдән тәкъдим ителгән 12 проект җиңүче булды

«Буыннар хәтере мәңгелек» проекты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылган һәм 250 мең сум грант откан.

Проект авторы - авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк ни өчен конкурска нәкъ менә әлеге проект әзерләнүе турында аңлата:

-Җиңүнең 75 еллыгына безнең тарафтан һәйкәлдәге исемлеккә кертелмәгән 102 якташыбызның фамилиясе ачыкланды.  Моннан тыш, без сугыштан кайткан һәм тыныч вакытта вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге буенча да эшләдек. Шул унайдан, алар өчен аерым мәгълүмат стенды ясарга карар кылдык. Анда 118 кешенең исемнәре керде. Сугышчы-интернационалистларга да багышланган стенд эшләнде һәм урнаштырылды. Дан аллеясын дәвам иттерү өчен тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары исемнәре язылган мәгълүмати стендлар ясау планлаштырыла, шулай ук мәктәп музеен җиһазлау каралган. Һәйкәл янындагы мәйдан үзе дә бушрак тора, аллея буйларындагы фонарьлар инде ун елга якын янмый, эскәмияләр яраксыз хәлгә килгән.

 

Бу максатларга (стендлар, үсентеләр, чәчәкләр, урам яктырткычлары, эскәмияләр һәм коймалар сатып алуга) без проект буенча 455 мең сум акча сораган идек. Әмма безгә нибары 250 мең сум гына бүлеп бирелде һәм шуңа 75 мең сум үз акчабызны өстәп, 2021 елның язында эш башларга ниятлибез. Әлегә акча җитми, әмма без башлаган эшебезне ахырына җиткерергә күнеккән, шуңа күрә ысулын табарбыз һәм ниятебезне төгәлләрбез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев