Конкурсның беренче куст туры шимбә көнне, 16 гыйнварда, Красный Октябрь МЙ-да узды, анда Акбүре, Буревестник, Красный Октябрь һәм Черемухово авыл җирлекләреннән тәкъдим ителгән конкурсантлар катнашты. Аларның чыгышларын район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова җитәкләгән мәртәбәле жюри бәяләде.
Конкурста катнашучыларны, аларның җанатарларын һәм тамашачыларны АҖ башлыгы Андрей Нестеров сәламләде һәм һәммәсенә әйбәт чыгыш ясауларын, җиңүләр теләде.
"Күркәм йөрәкле ир-ат" номинациясендә тарих укытучысы, Акбүре музее директоры Вәсил Вәлиуллин тәкъдим ителде. Ул музейдагы эше турында мавыктыргыч, күңелле итеп сөйләп бирде. Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов белән фронт госпиталеннән бер эпизод сәхнәләштергәннәр, бу жюрига да, тамашачыларга да нык ошады. Сәхнәләштерелгән тамашада Вәсил Вәлиуллинның хатыны һәм кызы да катнашты.
"Хатын-кыз - ана" номинациясендә Волчья Бистәсеннән Елена Куприянова гаиләсе һәм балалары турында җылы итеп, бик тәэсирле сөйләде. Алар ире Сергей белән (ул "Кулон" а/ф-да шофер) дүрт бала тәрбиялиләр. Алар сәхнәгә дә бергәләп (олы улларыннан башка) чыгып, җыр башкардылар.
"Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә ике хатын-кыз тәкъдим ителде. Красный Октябрь мәктәбе укытучысы Наталья Егорова мәктәптә инде 17 ел эшли, үз эшен яратып башкара, ялгызы гына ике ул тәрбияли, кул эшләренә дә вакыт таба - ул бик яхшы бәйли, аның иҗат җимешләрен жюри әгъзалары һәм тамашачылар үз күзләре белән күрделәр.
Ул көнне конкурсның беренче турын Черемухово Бистәсеннән дәрте һәм энергиясе ташып торган Наталья Павлухина төгәлләде. Ул авыл мәктәбендә инде 24 ел укытучы булып эшли, тормыш иптәше Сергей белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аның чыгышы "Көйне бел" сценарие буенча үтте һәм ул биремне уңышлы башкарды. Шулай булмыйни, ул бит "Рябинушка" ансамбле солисткасы. "Үз һөнәремә һәм балаларга һәрчак тугры калачакмын", - диде Наталья.
Надежда Попкова һәм жюри әгъзасы, район Советының даими комиссиясе рәисе Наилә Закирова конкурста катнашучыларның чыгышлары буенча беренче көнгә нәтиҗә ясадылар. Алар безнең районда ел саен үз эшләренең осталары ачыклануын, аларның белемле, аралашучан, креатив булуларын, мәдәният хезмәткәрләренә һәм җирле хатын-кызлар Советларына аларның талантларын күп яклап ачарга кирәклеген билгеләп үттеләр.
Азат МУСИН
Нет комментариев